ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

       “Матди тәэмин итү” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан ачык аукцион аша сату өчен 26 автотранспорт чарасы куелды.



21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

       ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Арча районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.



20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

       2015 елның 18 апреле көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “КАИ-Олимп” спорт комплексында волейбол ярышлары узды.


       2015 елның 20 преленнән 27 апреленә кадәр Татарстанда ирекле “Яхшылыкның язгы атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясе башланып китте.

       Республикакүләм үткәрелә торган бу акция кысаларында Казан шәһәрендә кңп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.


       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 119  җир кишәрлеге бирелгән. Казанда – 2 640, Яр Чаллыда -2 325 җир кишәрлеге.


17
апрель, 2015 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015 елның 5 июненә бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кертү юлы белән сату өчен DAEWOO NEXIA маркалы 9 автотранспорт чарасы сату буенча ачык аукцион игълан ителде.



16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       14.04.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

        Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

    

       2015 елның 15 апреле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә  Иннополис территориясендә  социаль инфраструктура объектлары төзелеше өчен җир кишәрлекләре алышу сораулары буенча киңәшмә үтте.


       “Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр Союзы” Партнерлыгы “2015 ел бәяләүчеләре” конкурсы оештыру комитетының берлектә үткән киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы - 2015 ел бәяләүчеләре” конкурсының башланып китүе турында хәбәр итте. Конкурса республикада булган барлык бәяләү оешмалары катнаша алалар.



15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

       ТР Бәяләүчеләр союзының мәгариф комитеты утырышында республикакүләм бәяләүчеләр  конкурсында катнашучыларның һөнәри әзерлекләрен бәяләү билгеләре һәм критеряләренә кагылышлы сораулар каралды. Утырышта Партнерлык әгъзасы Казан Федераль Университетының кризиска каршы идарә итү һәм бәяләү эшчәнлеге кафедрасы мөдире урынбасары Наилә Якупова конкурска тиешле тест сораулары һәм конкурс биремнәренең әзер булуын хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International