ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

      ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советы утырышында эшмәкәрләр, гражданнар һәм хакимият органнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм бәяләү өлкәсендәге дәгъвалы ситуациялщре турындагы мөрәҗәгатьләре каралды.

       Мөрәҗәгатьләр арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  Баулы районында урнашкан җир кишәрлекләренең базар бәясенең дәлилләнүе хакындагы мөрәҗәгате дә каралды.



14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

       2015 елның 10 апреле көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.


       ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Әлмәт районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.



10
апрель, 2015 ел
җомга

       Экологик ике айлык үткәрү кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы ДБУ “Матди тәэмин итү идарәсе” транспорт бүлеге тарафыннан ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хезмәт күрсәтүче автомобильләргә өстәмә ягулык чималлары бирү буенча эш башкарыла. Транспорт чаралары линиягә чыгу алдыннан техник торышы тулысынча тикшерелгәннән соң гына чыгарыла.

       Бүгенге катлаулы икътисади ситуациядә, ТР Бәяләүчеләр союзының белем бирү стратегиясе нигезендә, Партнерлык әгъзаләре – югары укыту йортлары бүгенге көндә кирәкле һөнәрләзрнең берсе - бәяләүче һәнәре әзерлиләр.


       Чираттагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү һәм иҗтимагый контроль функцияләре каралды. Иҗтимагый совет әгъзалӘре Фәридә Галеева, Фәрит Сафин һәм Алексей Мамаков керткән тәкъдимнәр буенча устав капиталында дәүләт өлеше булган оешмаларда корпоратив идарә функцияләрен тормышка ашыру турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре – министр урынбасары Фәрит Мусин, министрлык бүлекләре җитәкчеләре Ксения Борзунова һәм Валерий Шрубенков чыгышлары тыңланылды.

       

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында транспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.

       Сатуга ВАЗ-21074, ГАЗ-3102 маркалы 27 транспорт чарасы куелган иде. Шуларның 26 сы сатылды.

       Куелган 27 лот буенча 7 дән алып 19 кешегә кадәр сатулашты. Нәтиҗәдә, башлангыч бәя 1,4 тапкырга артты.



9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       2015 елда Казан шәһәре муниципаль милкенә “Юл картасы” программасы буенча төзелгән 29 яңа балалар бакчасы тапшырылды.

       Партнерлыкның Укыту һәм һөнәри әзерлек комитеты һәм “2015 ел бәяләүчеләре” конкурсы оештыру комитетының берлектә үткән киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы - 2015 ел бәяләүчеләре” конкурсын оештыру сораулары каралды.




8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт учреждениеләре файдаланган, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы казнасы составында булган 37 транспорт чарасын ачык аукционда сату өчен документлары әзерләү эшләрен алып бара.

   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International