07.04.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 26 Универсиада-2013 объектын канализация агызу һәм урам яктырткычлар челтәрен махсуслашкан оешмаларга тапшыру сораулары каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның 2-4 апреле көннәрне Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгендә шахмат буенча Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында ярыш үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның беренче кварталында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның кварталына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 297 миллион 470 мең сум акча керде. Шулай итеп, ике айда бюджет йөкләмәсе 132,99 % ка үтәлде.
03.04.2015 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә республика муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 8 тәкъдиме каралды.
31.03.2015 “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ Татарстан Республикасы учреждениеләреннән китерелгән 6 автотранспорт чарасы сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
ТР Министрлар Кабинеты игълан иткән экологик икеайлык кысаларында ДБУ “Матди тәэмин итү идарәсе” транспорт бүлеге тиешле рейдларга чыгу өчен ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хезмәт күрсәтүче 54 автомобильгә әзерлек эшләре үткәрә.
ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “Комплекслы кадастр эшләре башкарган вакытта җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыннарын раслау өчен барлыкка килгән килешү комиссиясе турында” карары кабул ителде.
2015 елның 31 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР Әлки районы территориясендәге 300 га мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләрен, киләчәктә сәнәгать җирләре категориясенә күчерү өчен, кызыл балчык чыгару һәм кирпеч заводы төзү максатыннан җир кишәрлеген сату соравы буенча киңәшмә үтте.
Әлки районында кирпеч заводы төзү елына 60-90 млн. данә кирпеч чыгаруны һәм 120 эш урыны булдыруны күздә тота.
ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан Җир кишәрлекләрен яңадан бирү нәтиҗәсендә арткан җир өчен түләү размеры тәртибен раслау турындагы карар кабул ителде.