ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан көн саен электрон формада тиешле документлар белән килгән ачыкланмаган керемнәрне тикшерү эше алып барыла. Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча , ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән бюджет классификациясе кодлары буенча РФ субъектлары бюджетына күчерелә торган ачыкланмаган керемнәр саны кими бара (213 елның 2,5 аенда 4020 түләү поручениесе, 2014 елның 2,5 аенда 174 түләү поручениесе, 2015 елның 2,5 аенда 117 түләү поручениесе килде).
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.
2015 елның март аенда “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ Мөслим муниципаль районы территориясендә 363,29 км, Актаныш муниципаль районы территориясендә 2,23 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм ул территорияләргә кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кертү турындагы гаризасы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минит\стрлыгы тарафыннан 13.03.2015 № 528-р боерыгы карар ителде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Казан шәһәре, Модельный ур., 10 адресы буенча урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
17.03.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 14 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 12 се килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 10 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.