ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
      ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелеге утырышында 20 мартта үтәчәк еллык гомум җыелыш сораулары каралды. Анда җыелыш проектын кабул итү, киләчәктә бурычларны тормышка ашыру, Партнерлыкның актив әгъзаләрен котлау сораулары каралды.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе

       Карар нигезендә предприятие җитәкчесе хезмәт хакы төп персоналның уртача хезмәт хакы буенча исәпләнәчәк.



17
март, 2015 ел
сишәмбе
       Дәүләт милкен нәтиҗәле файдалану максатыннан "Матди тәэмин итү" ДБУ транспорт бүлеге  тарафыннан җаваплы сакланышка транспорт чаралары кабул итү эше башланды. Автомобильләр "ТР төзүчеләре дуслыгы" һәм ТР Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән китерелде.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
       10.03.2015 Оренбург тракты урамында 29,5 га мәйдандагы җир кишәрлеген арендага бирү буенча  аукцион нәтиҗәләре билгеләнде. Элек  федераль милектә булган әлеге җир кишәрлеге белән идарә итү һәм нәтиҗәле файдалану вәкаләтләре  И.И. Шувалов җитәкчелегендә Хөкүмәт комиссия карары белән Татарстан Республикасына тапшырылган иде.

13
март, 2015 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.


        12.03.2015 “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан бәясен күтәрү буенча ачык рәвештә тәкъдим кертү юлы 9 автотранспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.



12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       Татарстан Республикасында өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итә.



11
март, 2015 ел
чәршәмбе

       10.03.2015,  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елның беренче ике аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның февраль  аена республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 234 миллион 730 мең сум акча керде. Шулай итеп, ике айда бюджет йөкләмәсе 104,94 % ка үтәлде. 


10
март, 2015 ел
сишәмбе

       Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 2015 елның 7 мартында ел сан дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Спартакиадасы сезоны ачылды.

 


       2015 елның 05 марты көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        Торак күчемсез мөлкәт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары бүлегенә әйдәп баручы консультант.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International