ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Яңа-Азинская урамы, 2 йортта урнашкан дәүләт милке бүлмәләренә тикшерү үткәрелде. Бу торак булмаган гомуми мәйданы 1049,3 кв.м булган 1 каттагы бүлмәләргә җылыту һәм канализацияләү системалары алыштыру буенча эш башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзәтү эшләренең төгәлләнгәнлеге ачыкланды.
“Матди тәэмин итү” ДБУ мәйданында дәүләт автомобильләре сатылачак аукционда катнашучылар тарафыннан карау башланды. “Матди тәэмин итү” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан сату өчен оешма территориясендә җаваплы сакланышта булган LADA 21074, ВАЗ 21154, ГАЗ-3102 маркалы 27 автотранспорт чарасы әзерләнде.
Тиешле федераль законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Федераль закон тарафыннан торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыру 2016 нчы елның 1 мартына кадәр озайту карала.
Торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыру 1992 елны башланып киткән иде. Аннан башлап, бу программа инде ике тапкыр озайтылды: башта 2010 елның1 мартына кадәр иде, аннан соң – 2013 елның 1 мартына һәм 2015 елның 1 мартына кадәр.
26.02.2015 көнне “Казан «Сәнәгать паркы» ААҖ яңа директорлар советы киңәшмәсе узды. Директорлар советы рәисе итеп җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов сайланды.Яңартылган директорлар советы составына шулай ук бәйсез директорлар – Илсур Сафиуллин (“Милли сәүдә маркасы” ДУП генераль директоры) һәм Камияр Байтимеров (ТР крестьян хуҗалыклары һәм фермерлары Ассоциациясе рәисе) дә керде.
ТР Министралар Кабинеты тарафыннан “Саескан Тавы-Шәле” автомобиль юлы төзү өчен Лаеш районы территориясендәге 19,5 га җирне алу турында карар кабул ителде.