ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2015 ел
җомга

      27.02.2015 көнне  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Утырышта Иҗтимагый советның 2015 елга төзелгән Эш планы буенча тәкъдимнәр тыңланылды. Законга, өлешчә, салым системасына кергән үзгәрешләр буенча сораулар каралды. Шулай ук Совет рәисе Рәшит Абашевның җирле үзидарәләрдә милек белән идарә итү нәтиҗәсен арттыру максатыннан муниципаль берәмлекләргә барып киңәшмәләр үткәрү турындагы тәкъдиме бул ителде. Шулай ук башка күп төрле сораулар да каралды.

           ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков   2015 елның 26 февралендә “Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турындагы” Федераль закон нормаларын тормышка ашыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. 

       26.02.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

        Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 16 сы килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.



26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       2015 елның 19 февралендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Мөслим муниципаль районына барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

       2015 елның 25 феврале көнне ТР Президент Аппаратында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын саклау буенча вәкаләтле вәкиленең субъектларның эшмәкәрлек эшчәнлегендә хокукый торышны камилләштерү турында елдагы докладына ТР Бәяләүчеләр союзы тәкъдимнәре буенча фикер алышу да кертелде.ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгыннан киңәшмәдә Андрей Лисичкин, Дмитрий Захматов һәм Олег Булгаков катнаштылар.


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе

       Дәүләт милкен карап тотуны тәэмин итү максатыннан «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан график буенча учреждениесе карамагында булган объектларның тубәсендә кар җыелу һәм боз катуны ачыклау буенча тикшерү үткәрелде.



20
февраль, 2015 ел
җомга

       Бүген, 20 февраль көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда газ ягулыгыннан файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эш группасы утырышында чыгыш ясады. 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан газ тутыру объектлары төзү өчен муниципаль районнарда җир кишәрлекләре бирү эшен координацияләде.

      20.02.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында җир кишәрлекләре теркәү өчен “220-285 км участогында Миннебаево-Казан газүткәргечен реконструкцияләү” инвестицион проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрелде.



19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча Министрлыкның максатчан программалары дирекциясе” ТР ДУП дәүләт милкендә саклау мөһимлеге булмау сәбәпле 19.02.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә киңәшмә үтте. Киңәшмәдә министрлык вәкилләре катнашында оешманы бетерү соравы каралды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ликвидацияләү комиссиясе составы кандидатлары, сроклары, тәртибе билгеләнде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Казан шәһәре К. Маркс ур., 74 адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген тәҗрибәләр бинасын урнаштыру өчен КФУның Биология һәм фундаменталь медицина институтына тапшыру соравы буенча киңәшмә үткәрелде.

       Тәҗрибәләр бинасын урнаштыру өчен Казан медицина университеты территориясендәге (189,36 кв.м) һәм «Ак Барс Основа» ААҖ милкендәге (244,15 кв.м) җир кишәрлекләре кирәк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International