ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

       “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хезмәт күрсәтүче автотранспортларының чыгымнарны киметү эше алып барыла.

       Моның белән бәйле рәвештә автотранспорт санын 10% ка, шуның белән айлык кулланыла торган ягулыкны да  киметү турында карар кабул ителде.


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре боерыгы буенча “Республика мөлкәт казнасы” хезмәткәре тарафыннан лаеш районы буенча Дәүләт теркәү Федераль хезмәтенә 16 газ белән тәэмин итү объектын республика милкенә тапшыру турында килешмәләр тапшырылды.


13
февраль, 2015 ел
җомга

       Әлки районында кирпеч заводы төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру кысаларында 11.02.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бу муниципаль районда гомуми мәйданы 300 га булган җир кишәрлеген сату сораулары буенча киңәшмә узды.

      

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен башкару максатыннан ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан Короленко урамы, 52а адресы буенча урнашкан “Элекон заводы” ААҖ кулланылышында булган тулай торак бинасындагы 169,5 кв.м. мәйдандагы дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.



12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.



11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

       Дәүләт Думасы депутаты тарафыннан РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында тәкъдим кертелде.



10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә татарстан Республикасы икътисадына Ислам финанс институтларын җәлеп итү сораулары буенча Малайзиядән килгән делегация белән эшлекле очрашу үтте. Очрашуда шулай ук министрлык белгечләре һәм ТР Инвистиция үсеше агентлыгы вәкилләре катнаштылар.


       2015 елның 8 феврале көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында “Россия чаңгы юлы - 2015” массакүләм чаңгы ярышлары үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә чаңгы ярышларында актив катнаштылар. Бу елны чаңгы ярышлары Сочи шәһәрендә узган кышкы Олимпия уеннары еллыгына багышланды.



9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

       Бүген, 09.02.2015,  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елның гыйнвар аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның гыйнвар аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 92 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бер айда бюджет йөкләмәсе 41,13 % ка үтәлде. 


6
февраль, 2015 ел
җомга

       Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану максатыннан ДБУ “Матди тәэмин итү идарәсенең” транспорт бүлеге тарафыннан җаваплы сакланышка 10 транспорт чарасы кабул итеп алу эше башланып китте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International