ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга

       Бүген, 2015 елның 6 феврале көнне министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә җир кишәрлекләрен бер катерориядән икенчесенә күчерү буенча эш группасы утырышы булды.

      Утырышта 2 гектар мәйдандагы Биектай районында ягулык станциясе төзү өчен «Транзит-Сити» ҖЧҖ шәхси милкендәге авыл хуҗалыгы җирен сәнәгать җирләренә  күчерү буенча җир төзелеше эше каралды.

       2015 елның 1 февраленә булган ТР муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 411,3 мең гектар булган 77 422 җир өлеше санала. Суд карарлары буенча 38 муниципаль райондагы 205,4 мең  гектар җир (бу кирәк булмаган җирләрнең 50% ын тәшкил итә) муниципаль милек хокукы дип танылды.



5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       26.01.2015 - 31.01.2015 көннәрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәре Дмитрий Авдеев коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыруда практик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү кысаларында эксперт группасы составында ТР Түбән Кама муниципаль районына барды.

       Комиссия эшчәнлегенТР Президентының № УП-415 нигезендә башкара.



4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

       Авыл хуҗалыгы максатларында кулланылырга тиешле җир биләмәләре, карьерлар торышы канәгатьләнерлек түгел. Муниципаль районнар милке булган җир биләмә­ләрен рәсмиләштерүдә дә хилафлык­лар бар. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган коллегия барышында министр Азат Хамаев хәл итәсе кайбер мәсьә­ләләргә тукталды. Киңәшмә эшендә катнашкан Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, министрлык алдында җитди бурычлар торуын белдерде.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

       Утырышта шулай ук партнерлыкка яңа алынучы бәяләүчеләр оешмалары, алар кабул итү тәртибе, документлар  каралды. Шулай ук, Партнерлык әгъзаләре өчен өстәмә ташламалар расланылды. Алар өлешчә дәгъвалы бәяләү турындагы очракларда исәп-хисапларны рецензияләү, укыту һәм эшкә урнаштыру, перспективалы проектларда катнашу вакытында биреләчәк.

       2014 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасын тормышка ашыру кысаларында икътисадның өстен тармакларында төбәк инжиниринг үзәкләре булдырылды. Бүгенге көндә республикада 6 инжиниринг үзәге  уңышлы эшләп килә.

       Бу үзәкләрнең устав капиталына дәүләт барлыны 1,3 млрд. Сум, шул исәптән 2014 елны 600 млн.сум күләмендә акча кертте.

      

       ТР Министралар Кабинеты карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен Республика дәүләт реестрын актуальләштерү эшен башкара.

       Татарстан Республикасы милке белән төрле хокукта идарә иткән юридик шәхесләр 2015 елның 30 апреленә кадәр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 01.01.2015 көнгә булган дәүләт милке составы турындагы мәгълуматларны тапшыру мөһим.



2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

       2014 ел нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенчагомуми мәйданы 4,1 гектардан артык  790 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 131 карары кабул ителде. 


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015-2016 елларга Татарстан Республикасының дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар кандидатларын этәрү эше төгәлләнде.



29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

      ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советы утырышында 2015 елның 29 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Тукай муниципаль районы башкарма комитетының җир кишәрлеге бәяләве турындагы шәхси эшмәкәр исәп-хисабының законга һәм эшлекле практикага  туры килүен карау буенча мөрәҗәгатьләре каралды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International