ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” беркетелгән дәүләт милкен сату буенча халык алдында бәясен күтәрү юлы белән ачык аукцион үткәрелде.
ДБУ «Матди тәэмин итү идарәсе» транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын ачык аукцион аша сатуга кую буенча әзерлек эшләре алып барыла. Сатуга төрле маркалардагы: Mercedes benz S600Volkswagen passat CC, Hyundai Sonata, Daewoo Nexia, УАЗ, ВАЗ оешма балансында булган 30 транспорт чарасы куелачак.
20.01.2015 «Спектр ЛТД» җәмгыятенең Яр Чаллы медицина колледжы җир кишәрлегенә рөхсәтсез керә соравы буенча кмңәшмә үткәрелде. Яр Чаллы медицина колледжының һәм «Спектр ЛТД» җәмгыяте җир кишәрлекләренең кушылып торган өлешендә ягулык салу станциясетөзелгән һәм ул Яр Чаллы медицина колледжы җир кишәрлегенә кергән. Киңәшмәдә бу оешма вәкилләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре тарафыннан бу дәгъваны хәл итү юллары каралды.
ДБУ “Дәүләт мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР буенча Дәүләт теркәүве, кадастры һәм картографиясе Федераль хезмәте идарәсенә Яшел Үзән районында урнашкан 15 газүткәргеч объектына хокук теркәүгә документлар тапшырылды.
2015 елның 22 гыйнварында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Алексеевск муниципаль районына барды.
Кичә, 2015 елның 22 гыйнвары көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· Кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесенә;
· кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә әйдәп баручы консультант;
· Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенә әйдәп баручы консультант.
21.01.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 19 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 18 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
2014 елның 5 ноябрендә РФ Икътисад үсеше министрлыгының № 700 “Бәяләү өлкәсе буенча совет һәм аның эш органнары турында нигезләмәне раслау турындагы” боерыгы гамәлгә керде.
16.01.2015 көнне ТР Президенты каршындагы вәкиллек каршындагы Эксперт һәи Иҗтимагый Советларның бердәм утырышы барышында эшмәкәрлек ширкәтләренә кагылышлы сораулар каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015-2016 елларга Татарстан Республикасының дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар кандидатларын этәрү эше башланды.