Бүген, 19.01.2015, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2014елда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2014 елның 12 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 799 миллион 100 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 101,56 % ка үтәлде.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләренең яңа микрорайоннарында дәүләт контракты буенча гомуми практика табибларына бирү өчен фатирлар сатып алынды. ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан бу фатирларны дәүләт милкенә теркәү өчен документлар тапшырылды.
2015 елның 16 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотрсанспорт чаралары сату буенча бәясен күтәрү юлы белән ачык аукцион үткәрелде.
14-15 гынвар көнне РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә узган “Дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте: үсеш хакы өчен хезмәттәшлек” дип аталган Гомумроссия форумында катнашты.
Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елда дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 80 тикшерү, шул исәптән мөлкәтне дәүләт учреждениеләре тарафыннан куллануны тикшерү буенча 52 тикшерү башкарды.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
Җир кишәрлекләренең категорияләрен үзгәртү буенча 2014 елның 31 декабре көнне кабул иитү вакыты сәгать 10.00 – 12.00 кадәр башкарыла. (График буенча сәгать 14.00 – 16.00 кадәр иде)
2014 елның 25 декабре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Теләче муниципаль районына барды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәчеслегенң карары белән ДБУ “Матди тәэмин итү идарәсе” котелы аша Космонавтов, 59 бинасы өчен 2015 елга җылылык энергиясе бирү буенча тарифлар билгеләнде.
ТР Бәяләүчеләр союзының 2014 елга йомгаклау утырышында Партнерлыкның үсеш юнәлешләренә, бәяләүчеләрнең квалификацяләрен күтәрү, күчемсез милек белән идарә итүнең нәтиҗәле алгоритмын формалаштыру кебек сораулар каралды.
2014 елның 25 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта оештыру сораулары каралды.