25.12.2014 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә онлайн режимда республика муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 16 тәкъдиме һәм муниципаль милектән республика милкенә кабул итү турындагы 2 тәкъдиме каралды.
«Гранд отель Казан» кунакханәсе, «Салих Сәйдәшев» конференц-залында Татарстан Республикасы устав капиталында өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары вәкилләре, бәйсез директорлар, директорлар советы составына сайланучылар өчен өч көнлек укыту семинары ачылды.
Семинарны җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев ачты.
ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советы утырышында 2014 елның 22 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитетының җир кишәрлеге бәяләве турындагы шәхси эшмәкәр исәп-хисабының законга һәм эшлекле практикага туры килүен карау буенча мөрәҗәгатьләре каралды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтлре министры Азат Хамаев Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталыннан файдалану буенча конкурсында актив катнашучыларны бүләкләде. Конкурс министрлыкта 26 июньнән башлап 30 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Очрашу барышында 19.12.2014 “Бирмәскә дә, алмаска да” дип исемләнгән социаль мөһим проектны тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” һәм “ТР яшьләр союзы” регион иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды.
Кичә, 18 декабрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм газ сәнәгате оешмасы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
2014 елның 18 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 13 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды.
Дәүләт контракты кысаларында Татарстан Республикасының ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү турындагы законын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әти-әни иәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар бирү өчен республика милкенә 309 фатир сатып алынды.
Бүген, 17.12.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының муниципаль районнары катнашында республика территориясендә булган теркәлмәгән җир кишәрлекләрен кулланылышка кертү сораулары буенча видеоконференция үтте.
Узган атнада“Дәүләт мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан бәясен күтәрү юлы белән дәүләт милкен сату: ТР газ белән тәэмин итүче 423 объект сату буенча аукцион үткәрелде.
Дәүләт милке 119 710 957 сумга сатылды.