ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

       12 декабрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр РФ Конституциясе көнне Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үтте.

       Гражданнар мөрәҗәгате төрлехарактерда: җиир кишәрлекләрен шәхси милеккә теркәү, арендалау, җир категорияләрен үзгәртү, җир кишәрлекләре һәм күчемсез милекнең кадастр бәясен билгеләү, авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру, ТР Дәүләт милке Реестрыннан өземтә бирү һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар булды.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

       2014 елның 11 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кадрлар секторы мөдиренә кадарлар резервы сайлау буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

       Конкурста 3 претендент катнашты. Эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурста Газизов Ринат җиңеп чыкты.

       2014 елның 10 декабрендә булган укыту һәм квалификацияне күтәрү комитеты утырышында укыту программаларын һөнәри-иҗтимагый аккредитацияләү сораулары каралды.


     Һава шартларының начараюы сәбәпле ДБУ “Матди тәэмин итү идарәсе”  транспорт бүлегенең җаваплы хезмәткәре тарафыннан “Катлаулы һава шартларында юл хәрәкәте иминлеге” темасына йөртүчеләрне юл хәрәкәтендә очрау мөмкин булган өстәмә авырлыкларга әзерләү максатыннан инструктаж үткәрелде.



11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       Иртәгә, 12 декабрьдә – Россия Федерациясе  Конституциясе Көнендә – РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

       Бүген, 10 декабрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында видеоконференция режимында муниципаль районнарның башкарма комитетлары, Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм газ сәнәгате оешмасы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.



9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

       Бүген, 08.12.2014,  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның унбер аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 781 миллион 430 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 100,41 % ка үтәлде. 


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

       Узган шимбә көнне, 06.12.2014, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Төзүче” спорт комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да актив катнашты.


5
декабрь, 2014 ел
җомга

       Дәүләт контракты кысаларында Татарстан Республикасының ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү турындагы законын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әти-әни иәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар бирү өчен республика милкенә 211 фатир сатып алынды.


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

       03.12.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев җитәкчелегендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә әзерлек максатыннан өч стадионда шөгыльләнү мәйданы әзерләү өчен өстәмә җир кишәрлекләре бүлеп бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.

      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International