02.12.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Җиңү Проспекты» метро станциясе янында демонтаж камерасы төзү өчен җир кишәрлеге теркәү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бу сорау буенча сөйләшүгә ТР Төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе”, ООО «Олимп» вәкилләре катнашты.
2014 елның 27 ноябрендә Бәяләүчеләр Союзы Партнерлыгы вәкилләре бәяләү өлкәсендә гадел булмаган конкурентлар белән бәйле сораулар буенча әңгәмәдә катнаштылар.
28.11.2014 “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан бәясен күтәрү буенча ачык рәвештә тәкъдим кертү юлы 7 автотранспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үтәреде.
28 ноябрь көнне, аукционда катнашучылар тарафыннан сатуга куелган дәүләт автомобильләрен карау тәмамланды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Питрәч, Лаеш һәм Тәтеш муниципаль районнары территориясендәге гомуми мәйданы 582 га җирне мәҗбүри алу турындагы дәгъвалар бирелде.
Лаеш районы территориясендә технопарк төзү максатыннан Столбище авылындагы 266,318 га мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләре 08.10.2014 №732 ТР Министрлар Кабинеты карары белән технопарк төзү өчен яраклы категориягә күчерелде. Казан шәһәре чигендәге 47,162 га җир кишәрлеге халык тыңлаулары үткәрү нигезендә Казан чикләреннән чыгарылып 15.11.2014 № 877 ТР Министрлар Кабинеты карары белән сәнәгать җирләренә күчерелде.
26.11.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 13 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
26.11.2014 Россия Федерацисе Икътисад үсеше министрлыгында Кадастр бәясе сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә тиешле Росреестр комиссияләрендә кадастр бәясен билгеләү буенча дәгъвалы сорауларны тикшерү каралды. Анда ТР Бәяләүчеләр союзы президенты Андрей Лисичкин катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы бәяләүчеләр ширкәтен Бәяләүчеләр көне белән котлый!
12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә – РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.