ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт- консультацион советы тарафыннан ТР буенча Федераль салым хезмәтенең “СУАР” ҖЧҖ таләбе буенча шәхси эшмәкәр – бәяләүче Мифтахов Я бәяләү турындагы исәп-хисабы буенча сорау хаты каралды.
Узган шимбә көнне, 24.11.2014, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең теннис академиясе базасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан аукцион аша сатылачак автомобильләрне җаваплы саклау өчен кабул итә башлады. Ай дәвамында 17 транспорт чарасы кабул ителде.
18.11.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кетү юлы белән 4 автотранспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен үтәү максатыннан 2014 елның 14 ноябрендә «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ хезмәткәре тарафыннан дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү максатыннан Казан шәһәренең кипичников урамы, 23 адресы буенча урнашкан торак булмаган бина тикшерелде.
ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәү өчен “Татарстан Республикасының биотехнологияләр инжиниринг регион үзәге” акционерлык җәмгыяте 19.11.2014 дәүләт теркәве үтте.
ТР муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы барышында КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе тыңлаучылары каршында 18.11.2014 ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан мәдәни мирас объекты – Казан шәһәренең Гладилов ур, 49 адресы буенча урнашкан XIX гасырның беренче яртысында төзелгән Алафузов театры бинасы кулланылышы тикшерелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан транспорт чараларын ягулык һәм май ягу буенча кышкы чордагы нормага күчерү эше төгәлләнде. Бу РФ Транспорт министрлыгының № АМ-23-р от 14.03.2008 “Автомобиль транспортында ягулык һәм майлау материалларының сарыф ителү нормалары” боерыгы нигезендә башкарылды.
ТР Бәяләүчеләр советы Укыту һәм белем күтәрү буенча Комитетының чираттагы утырышында бәяләүчеләр әзерләү программалрының һөнәри-иҗимагый аккредитацияләү сораулары каралды. Аккредитацияләүгә гаризаны таләп ителүче документлар белән укыту учреждениесе «Комфест» биргән иде.