2014 елның 13 ноябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәртләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары дәүләт вәкилләре белән эш буенча Ведомствоара комиссия үткәрелде.Утырышта ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.
24.07.2008 N 161-ФЗ “Торак төзелешне үстерүгә йогынты ясау турында” Федераль закон кысаларында Казан шәһәрендә яшәүче күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Торак төзелешен үстерүгә йогынты ясау Федераль Фонды белән берлектә в федераль милектә булган җир кишәрлекләрен кулланылышка кертү буенча эш башкарыла.
2014 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә” өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Бүген, 10.11.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның ун аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 768 миллион 320 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 98,73 % ка үтәлде.
Киңәшмәдә 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча «Бегишево» ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлеге анализланды һәм алдагы корпоратив эш карарлары проектлары каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кушуы буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә тикшерү максатыннан ятим балаларга бирелгән фатирларга йөреп чыктылар.
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ йөртүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Озак еллар буенча хезмәте һәм вазифаларына намуслы караган йөртүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Муниципаль районнарда «Татреспотребсоюз» составына кергән, элек район кулланучылар җәмгыяте карамагында булган җир кишәрлекләрен табу һәм теркәү эшләре алып барыла.
Утырыш барышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреевның Татарстан Республикасында җирләргә кадастр бәясе үткәрү сораулары буенча чыгышы тыңланылды. Бу тема совет утырышында кызу әңгәмә кузгатты. Чөнки кадастр бәясе нәтиҗәләре эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләренә кагылган кебек гади гражданнарга да кагыла.