ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкаләтләре нигезендә газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча карарлар кабул итә.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

       29.10.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ведиоконференция режимында татарстан Республикасының муниципаль районнары белән ятим балаларга бирелергә тиешле йортларны кулланылышка кертү сроклары турындагы сораулар каралды.



28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

       24.10.2014 көнне үткән ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең утырышында Партнерлыкка кабул итү, эксперт-консультацион эшчәнлек һәм агымдагы эшчәнлеккә кагылышлы башка төр сораулар каралды.

       Идарәчелек утырышында Партнерлык советының  эксперт-консультацион һөнәри фикере расланды. Бу документ ТР Бәяләүчеләр союзы адресына килүче бәяләү хезмәте кулланучылары, төрле дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнары һәм бәяләүчеләр мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә мөһим роль уйный. 


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

       РФ Икътисад үсеше министрлыгының “Күчемсез милекне бәяләү” бәяләүнең федераль стандартын раслау турындагы (ФСО № 7)” 25.09.2014 N 611 боерыгы белән яңа федераль стандарт расланды.

       Яңа стандартны раслау – барлык бәяләү берләшмәләре игътибарын җәлеп итте. Хәзер бәяләүчеләр күчемсез милекне бәяләү турындагы исәп-хисапларын тәртипкә китерергә тиеш булалар.


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе һәм «Матди ярдәм күрсәтү (Компенсация түләүләре) республика үзәге» ДБУ мәйданын киңәйтү сорауларын карау турындагы мөрәҗәгате буенча 2014 елның 23 октябре көнне “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан Казан шәһәренең Кайбыч урамы, 3 адресы буенча урнашкан бина барып каралды.



24
октябрь, 2014 ел
җомга

       Дәүләт контракты кысаларында Татарстан Республикасының ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү турындагы законын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әти-әни иәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар бирү өчен республика милкенә 177фатир сатып алынды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Бөгелмә шәһәрендә халыкка амбулатур гемодиализ хезмәте күрсәтү максатыннан сәламәтлек саклау объектларына концессия килешмәсе төзү хокукына конкурска нәтиҗәләр чыгарылды.

   

       23.10.2014 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ведионконференция режимында күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды.

       


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       21.10.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә әзерлек максатыннан өч стадионда шөгыльләнү мәйданы әзерләү өчен өстәмә җир кишәрлекләре бүлеп бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.



22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан устав капиталында республиканың 100 % өлеше булган акционерлык җәмгыятьләренең директорлар советын яңарту буенча эш алып барылды. «Таттеплосбыт», «Гостиница «Юл», «Таткоммунпромкомплект»,  “ТР энергия саклау технологияләре үсеше һәм инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше идарәсе”, “Юл хәрәкәте иминлеге” ААҖ директорлары советының яңа составы расланды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International