Бүген, 22 октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ ягулыгы базары үсеше дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең газ сәнәгате оешмасы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” дәүләт бюджет учреждениесенең транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын кышкы чорга әзерләү эше башкарыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минситрлыгы йөкләмәсен башкару максатыннан 2014 елның 14 һәм 17 октябре көннәрне “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халыкка амбулатур гемодиализ хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен сәламәтлек саклау объектларына карата төзелгән концессия килешмәләре дәүләт теркәве үтү өчен ТР картография, кадастр һәм дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсенә тапшырылды.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кадрлар резервына түбәндәге вазифалар буенча үткән конкурсның 2 нче этабы узды:
· Хокук идарәсе җитәкчесенә;
· Җир ресурслары идарәсе җитәкчесенә;
· Хокук идарәсенең муниципаль мөлкәт мунәсәбәтләрен формалаштыру һәм методология бүлеге җитәкчесенә.
Кичә, 2014 елның 17 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· Мәгълүматлаштыру бүлегенә әйдәп баручы белгеч;
· Җир категорияләрен үзгәртү бүлегенә әйдәп баручы консультант;
· кадастр мөнәсәбәтләренең хокукый тәэмин итү бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.
ТР буенча Росреестр мәгълүматлары буенча, тикшерү барышында 40 муниципаль район территориясендә авыл хуҗалыгы җирләрендә законсыз рәвештә эшкәртелә торган 228 карьер булуы ачыкланды.
2014 елның 14 октябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү юлы белән Сарман районының Җәлил бистәсендә урнашкан дәүләт күчемсез милеген сату буенча аукцион үткәрелде.
Кадастр һәм базар бәсен билгеләү буенча эш сыйфатын яхшырту максатыннан кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында дәгъваларны карау буенча комиссия эшчәнлеге тәртибе турындагы РФ Икътисад үсеше министрлыгы боерыгы проекты ачык рәвештә карала.
Узган шимбә, 11 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Кадышево бистәсендәге Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.