ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен башкару максатыннан 2014 елның 8 октябре көнне “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан “ТР Саңгыраулар җәмгыяте” оешмасы вәкиле белән берлектә Казан шәһәре Яңа Азино урамы, 2а адресы буенча урнашкан бина карарга барылды. Бу бина көнне “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ карамагына бушлай файдалануга тапшырылган.
09.10.2014 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының актлар залында ТР муниципаль районнарыныд Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре, комитеты һәм министрлык белгечләре өчен “РФ Җир кодексы. Законнарга кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләргә күзәтү” темасы буенча укыту семинары үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә, “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан искергән транспорт чараларын алыштыру эше алып барыла.
07.10.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 16 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Бүген, 08.10.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның тугыз аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 749 миллион 480 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 183,05 % ка үтәлде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Лаеш и Питрәч муниципаль районнары вәкилләре катнашында торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматларны күчемсез милек дәүләт кадастрына кертү сораулары каралды.
6 октябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Триумф” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.
“Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында” 29.07.1998 N 135 Федераль закон нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә:
“Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать һәм башка махсус эш башкару өчен билгеләнгән җирләр составындагы җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү турында” №1 исәп-хисап проекты 2014 елның 02 октябрендә 20 календарь көнгә дәүләт кадастр бәясе мәгълүматлары фондына кертелде. (29.10.2014 кадәр)
ТР Бәяләүчеләр союзыпатнерлыгы тарафыннан эшләнелгән мәгълүмати-мәгариф стратегисе нигезендә партнерлыкның әгъзаләре – оешмалар хезмәткәрләре өчен квалификацион имтиханнар биргәндә һәм уку өчен ташламалар бирү турындагы килешү төзелде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 212 җир кишәрлеге бирелгән. Казанда – 2 603, Яр Чаллыда -2 325 җир кишәрлеге.