ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга

       “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе һәм хезмәткәрләр саны кыскартылу сәбәпле бинаны кире алу турындагы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгате нигезендә Арча районындагы дәүләт милкенннән файдалану буенча тикшерү үткәрелде.


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халыкка амбулатур гемодиализ хезмәте күрсәтү максатыннан сәламәтлек саклау объектларына концессия килешмәсе төзү хокукына конкурска нәтиҗәләр чыгарылды.


       Дәүләт контракты кысаларында Татарстан Республикасының ятим балаларны фатирлар белән тәэмин итү турындагы законын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әти-әни иәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар бирү өчен республика милкенә 159 фатир сатып алынды.


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның өченче кварталында дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 30 тикшерү, шул исәптән мөлкәтне дәүләт учреждениеләре тарафыннан куллануны тикшерү буенча 22 тикшерү  башкарды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 1 нче октябрь көнне ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераннары өчен тантаналы чара үткәрелде.

       01.10.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә «Электрон», «РСДЮСШОР» «Свияга» һәм «Волга» стадионнарына өстәмә җир кишәрлекләре бүлеп бирү сораулары каралды.

       Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәи икътисад идарәсе хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән бюджет классификацияләре кодлары буенча РФ субъектлары бюджетына күчерелә торган ачыкланмаган табыш саны шактый кимеде (2013 елның 9 ае өчен 5 794 түләү поручениесе, шул ук чордагы 2014 елда 248 түләү поручениесе).



1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

       Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Татарстан Республикасы Законы кысаларында 2014 елның 29 сентябре көнне ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Халыкара олылар көненә багышлап олы яшьтәге гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.

    


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

       РФ Дәүләт Думасы өченче укуда физик шәхесләр милке өчен салым турындагы закон проектын кабул итте.



29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 131 җир кишәрлеге бирелгән. Казанда – 2 602, Яр Чаллыда -2 324 җир кишәрлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International