ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен үтәү максатыннан министрлык карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Минзәлә районындагы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә һәм ипподромы белән “Минзәлә” Дәүләт заводы конюшнясы” Дәүләт учреждениесе оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторлары эшләнелде. Аны куллану турындагы нигезләмә 2010 елда ук кабул ителгән РФ Җир Кодексында төзәтмәләр белән беркетелгән иде.
Классификатор рөхсәт ителгән төрнең атамасы, тасвирламасы һәм кодтан тора.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы авыл хуҗалыгы җирләрен нигезле файдалануны контрольдә тоту һәм аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча эш башкара. Бу эш нәтиҗәләре буенча Лаеш һәм Питрәч районындагы авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән җирләр 350 га тәшкил итә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан ТР буенча дәүләт теркәве, кадастры Федераль хезмәте идарәсенә Сарман районында урнашкан ике складны республика милкенә теркәү өчен документлар тапшырылды. Бу складларны гражданлык оборонасы милкен урнаштыру өчен кулланачаклар.
Россиянең Федераль антимонополия хезмәте укыту үзәгендә 2014 елныд 24 сентябре көнне “Намуссыз конкурентлык. Теория һәм хокукый куллану практикасы проблемасы” темасына Бөтенроссия фәнни-практик конференция үткәрелде.
Пленар утырыш һәм “түгәрәк өстәл” барышында намуссыз конкурентлыкның хокукый проблемалары һәм аларны чишү юллары каралды.
2014 елның 22 сентябрендә ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестры турында нигезләмәсен раслау турында” карары гамәлгә керә.
2014 елның 19 сентябре көнне Татарстан Республикасының Әлмәт, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Чистай муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында” видеоконференция режимында эш киңәшмәсе үтте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә бу елны сигезенче тапкыр кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
2014 елның 19 сентябре көнне Тр буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мөрәҗәгате буенча ТР Бәяләүчеләр союзы Экспер-консультацион советының чираттагы утырышында Бөгелмә муниципаль районы предприятиесе милкенең базар бәясе турында исәп-хисабы тыңланылды. Анализ барышында бәяләү эшчәнлегендәге закон бозу очраклары ачыкланды.