ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү” Дәүләт бюджет учреждениесендә бу елгы җылылык бирү чорына әзерлек эшләре тәмамланып килә. Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча урнашкан административ бинада җылылык бирү системасы каралды, җылылык биреп карау чарасы үткәрелде.
РФ Хөкүмәте карары буенча 2014 елның 6 сентябреннән Өстенлекле бәя буенча күп россияле экономкласслы фатирлар ала алырга хокукы булган гражданнар исемлеге киңәйтелде. Сүз Торак үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд җирләрендә төзелгән йортлар турында бара.
ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгы Президенты Андрей Лисичкин һәм Партнерлыкның башкарма директоры Олег Булгаков эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкиллек каршында Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар.
Кичә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Халыкара конгресс-күргәзмә үзәген проектлау чикләренә керүче җир кишәрлекләрен «Связьинвестнефтехим» ААҖ группасына тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
2014 елның 15 сентябрендә узган ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультация советы утырышы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының муниципаль милекне бәяләү исәп-хисабының гамәлдәге законга тәңгәл килүен карау буенча мөрәҗәгатенә багышланды.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 023 җир кишәрлеге бирелгән. Казанда – 2 599, Яр Чаллыда -2 324 җир кишәрлеге бирелде.
Җир кишәрлекләрен арендалаган өчен республика бюджетына бурыч бүгенге көндә 1,014 млн. сум тәшкил итә. Шул исәптән:
– суд каравында һәм дәгъвәлар әзерләү этабында - – 0,611 млн.сум;
– агымдагы бурыч (ризасызлыклар җибәрелде) – 0,403 млн.сум.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә халыкка амбулатур гемодиализ хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен Сәламәтлек саклау объектларына карата концессия килешмәсе төзү хокукына үткәрү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР картография, кадастр һәм дәүләт теркәү федераль хезмәте идарәсе белән берлектә төзелгән боерыгы нигезендә «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү эше башкарыла.