ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга

       2014 елның 12 сентябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә ТР Министрлар Кабинетының “Гомум кулланылыштагы автомобиль юллары кырыйларындагы полоса һәм отвод полосалары турындагы” карарына үзгәрешләр кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.


       2014 елның 12 сентябрендә ТР Министрлар Кабинетының карарлары җыелмасында № 628 “Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестры турында нигезләмәсен раслау турында” карары бастырылды.



11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларга тапшыру өчен Яр Чаллы шәһәрендә татарстан Республикасы милкенә беренче 49 фатир сатып алынды.



10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

       9.09.2014 чираттагы утырышта Партнерлык әгъзаләре кабул итү сораулары, бәяләү хезмәте күрсәтү сыйфаты проблемалары каралды.

     Партнерлыкка тагын 4 оешма: "РегионБизнесКонсалтинг" ҖЧҖ, ИП Савин Руслан Васильевич, "Экспертные технологии" ҖЧҖ һәм"Бәяләү һәм Консалтинг" ҖЧҖ кабул ителделәр.



9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

       2014 елның 9 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык рәвештә тәкъдимнәр кертеп  автотранспорт чаралары сату буенча ачык аукцион үткәрелде.

       Сатуга куелган 20 лот өчен 37 катнашучыдан 239 гариза кабул ителде.



8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

       Бүген, 08.09.2014,  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның сигез аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 8 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 735 миллион 350 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 179,60 % ка үтәлде. 


5
сентябрь, 2014 ел
җомга

       2014 елның 5 сентябре көнне  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында киңәшмә үтте.  


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе учреждениесенең транспорт бүлеге  2-5 сентябрь көннәрне ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының транспорт чараларына биргән заявкасы буенча ихтыяҗын тулысынча башкарды.

     31.08.2014  көненә «Центр развития закупок Республики Татарстан Республикасының сатып алуны үстерү үзәге» булдыруны исәпкә алып, дәүләт унитар предприятиеләренең барысы да әлеге сайтта үзләренең хезмәт күрсәтү, эшһәм товарлар сатып алу турындагы нигезләмәләрен урнаштырдылар.

   2014 елның 19 сентябрендә "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ Удмуртия Республикасының Можга шәһәре, Казан ур., 24 адресы буенча урнашкан административ бина, дәүләт милкен сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрү юлы белән аукцион үткәрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International