ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2014 ел
җомга
   2014 елның 20 августында автотранспорт сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрү юлы белән аукцион үткәрүгә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Аукцион комиссиясе тарафыннан 239 гариза каралды.

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 03 сентябргә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 843 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 897, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 537 гаилә исемлеккә керде.

       Мәсьәләне тикшерү һәм “халык экспертизасы” үткәрү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы политикасын тормышка ашыру буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы программасы” проекты урнаштырылды.



3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елның 1 сентябреннән “Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының беренче бүлегендәге 4 главасына үзгәрешләр кертү һәм РФ закон актларының аерым нигезләмәләренең  көчен югалту турында”  № 99-ФЗ    Федераль закондагы күп кенә нигезләмәләр гамәлкә керде. Бүгенге көндә юридик шәхесләр РФ ГК 4 главасында каралган оештыру-хокукый формаларда гына булдырыла алалар.


2014 елның 30 августтында министр Азат Хамаев татарстан Республикасы көненә багышланган чараларда катнашты.

Биюрган авылында ул Мәдәният йорты һәм  фельдшерлык-аккушерлык пунктын ачу, ә Князев  авылында – иҗтимагый тәртип саклау пунктын тантанасында катнашты.  


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
       "Матди тәэмин итү идарәсе" учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан «БАРС.Бюджет-ГосЗаказ» (электрон кибет) системасы үзләштерелде һәм уңышлы кулланыла.
       30.08.2014 "Яшел Россия" - Бөтенроссия экологик өмәсе" акциясе кысаларында "Матди тәэмин итү идарәсе" учреждениесе хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Хезмәткәрләр тарафыннан Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча урнашкан административ бина территориясе җыештырылды.

       2014 елның 30 августы көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждение хезмәткәрләре “Яшел Россия” – Бөтенроссия экологик өмә” акциясендә  катнашты.



29
август, 2014 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан “Казан җир өсте һәм җир асты транспорты техникумы” махсус һөнәри белем бирү учреждениесенең оператив идарәсендәге Октябрь ур., 38 һәм Химиклар ур, 9 адреслары буенча урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.



28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 28 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 27 130 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 897, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 537 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 925 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International