21.07.2014 көнне бәяләү эшчәнлеге турында №225-ФЗ Федераль закон гамәлгә керде. Закон РФ бәяләү эшчәнлеген хокукый җайлауны камилләштерүгә юнәлтелгән.
2014 елның 20 августы көнне Татарстан Республикасының Арбитраж судында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына карата министрлыкның “Биектау муниципаль районының Бөреле авылы милкенә дәүләт милкен тапшыру” турындагы боерыгын дәгъвалау буенча “Скайленд” ҖЧҖ тарафыннан бирелгән гаризасы каралды.
2014 елның 22 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры беркетелгән Тукай муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм хәйрия акциясендә катнашты. Бәйрәм чарасы Түбәнсуыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте.
ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзасе – Хокук, идарә итү һәм икътисад институты СРО экспертлары өчен бердәм имтихан үткәрү өчен вәкаләт бирелгән россиядәге 25 белем бирү учреждениеләре санына кертелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан “Казан җир өсте һәм җир асты транспорты техникумы” махсус һөнәри белем бирү учреждениесенең оператив идарәсендәге Октябрь ур., 38 һәм Химиклар ур, 9 адреслары буенча урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
2014 елның 22 августы көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Азнакай шәһәренең Муса Җәлил урамында урнашкан 518 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан 18 транспорт чарасын исәпкә кую буенча эш алып барыла. Автомобильләр ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына хезмәт күрсәтүдә кулланылачаклар.
2014 елның 21 августына республикада күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 27 079 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 793, Чаллы шәһәрендә – 3 498 гариза кабул ителгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 914 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән: Казанда – 2 674, Яр Чаллыда – 2 327 җир кишәрлеге. Бүгенге көндә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә әле җир кишәрлекләре җитмәүчелек проблемасы бар. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан өстәмә җир кишәрлекләре табу буенча эш башкарыла.
2014 елның 21 августы көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Алабуга шәһәренең Совет урамында урнашкан 3 656 кв.мәйданлы җир кишәрлеге сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
2014 елның 19 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә фатирлар сатып алу сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.