ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына гариплекләре (инвалидность) булган гражданнардан шәхси милеккә җир алу өстенләре турында күп сораулар килү белән бәйле рәвештә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

     


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы,  21.12.2001 №178-ФЗ “Муниципаль һәм дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы” Федераль Законга, 26.07.2004 № 43-ЗРТ “Муниципаль һәм дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы” Татарстан Республикасы Законына таянып, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыкларына нигезләнеп, 2014 елның 19 нчы сентябре көнне сәгать 10.00 да, Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 (аукцион залы) адресы буенча куелган бәяне күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрә.



15
август, 2014 ел
җомга

       “Матди тәэмин итү” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына хезмәт күрсәтүче транспорт чараларының техник торышы тикшерелде.

       

       “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан 11.08.2014 автотранспорт чараларын тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрүгә ачык аукцион үткәрелде.



14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 14 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 979 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 793, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 498 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 895 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



13
август, 2014 ел
чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 46 йорт адресы буенча урнашкан сәламәтлек саклау объектына карата республика халкына амбулатор гемодиализ хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен концессия килешмәсе төзү хокукына ачык конкурс игълан ителде.



12
август, 2014 ел
сишәмбе

       2014 елның 08 августы көнне электрон аукцион нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” оешмасы белән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларга бирү максатыннан республика милкенә фатирлар сатып алу өчен дәүләт контракты төзелде.



11
август, 2014 ел
дүшәмбе

       Бүген, 11.08.2014,  чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның җиде аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 677 миллион 480 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 165,47 % ка үтәлде.



8
август, 2014 ел
җомга

       2014 елның 06 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 952 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 772, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 498 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 892 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.


       Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар үткәрү кысаларында «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә Казансу елгасы сулары өслеге торышы мониторингы ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International