ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан “Казан машина төзелеше техникумы” махсус һөнәри белем бирү учреждениесенең оператив идарәсендәге дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
07.08/.2014 министр Азат Хамаев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2014 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы узды. Коллегия ведиоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир палаталары җитәкчеләре катнашында үтте. Коллегия утырышы эшендә министрлыкның коллегиясе әгъгаләре, структур подразделениеләр җитәкчеләре катнаштылар.
2014 елның 6 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Виватон” ЯАҖ дару җитештерү һәм дару үләннәре үстерү өчен җир кишәрлеге бирү сораулары каралды.
Россия Президенты “ Россия Федерациясенең аерым законнар актына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны имзалады.
Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2014 елның 4 июлендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2014 елның 9 июлендә хупланган.
2014 елның 01 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 837 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 753, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 440 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 794 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектәге күчемсез милекне республика милкенә кабул итү комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзаләре тарафыннан видеоэлемтэ буенча Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары катнашында узган утырышта күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру турындагы муниципаль берәмлекләрнең 18 тәкъдиме һәм Мөслим, Түбән Кама, Яшел Үзән районының Свияжск авылы күчемсез милеген республика милкенә кабул итү турындагы 3 тәкъдиме каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә ведомство карамагындагы «Матди тәэмин итү» ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан җаваплы саклыкка транспорт чараларын кабул итү эше төгәләнде. Барлыгы 44 автомобиль кабул ителде, шуларның 39 ы LADA-210740 маркалы, 2 се ГАЗ-3102.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен башкару максатыннан ведомствога караган “Республикасы мөлкәт казанасы” ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы территориясендәге “Лаеш үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе оператив идарәсендәге дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
2014 елның 31 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 809 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 725, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 440 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 794 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары нигезендә сатуга куелган транспорт чараларының исемлеге билгеләнде. 2014 елның 5 сентябре көнне билгеләнгән аукционда “Матди тәэмин итү” учреждениесе оператив идарәсе хокукында булган 27 техника сатылачак. Шуларның 7 се – чит ил, 20 се – безнең илдә җитештерелгән техника.