ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

       2014 елның 7 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләренең (комитеты) җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында 2014 елның 1 нче яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегиясе була. Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль милекнең табыш китерүен тәэмин итү, җир контролен булдыру, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, законсыз теркәлгән җир кишәрлекләрен кайтару, РФ Җир Кодексына кергән үзгәрешләр турында һәм башка сораулар каралачак.



25
июль, 2014 ел
җомга

       Кичә, 24 июль көнне ТР Президенты йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә идарә итү вәкаләтләре Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына бирелгән федераль милектәге җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Гомуми мәйданы 313 га булган җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү Лаеш районының Столбище авылы һәм Казан муниципаль берәмлеге территорияләрендә Идел буе инфраструктур комплексы (Технопарк) урнаштыру максатыннан башкарыла.


       22.07.2014 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесе хуҗалыгы идарәсе хокукындагы дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Сатуга 1 лот куелган иде.


       2014 елның 24 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды. Иҗтимагый совет әгъзаләре тарафыннан көчле фикер алышу белән файдалы кулланылышта булмаган күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләрен икътисадый әйләнешкә җибәрү турындагы сорау каралды.

       “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милке белән идарә итү” дәүләт программасы кысаларында дәүләт милке һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан башкарылган чаралар турында мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина һәм җир ресурслары идарәсе бүлеге җитәкчесе Артур Галиев чыгыш ясадылар.


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 24 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен күтәрүгә автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрелде.


       2014 елның 23 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 750 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 725, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 440 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 747 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 674, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.


       23.07.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев җитәкчелегендә күчемсез милек дәүләт кадастрына кертү өчен Торак пунктлар һәм муниципаль берәмлекләр чикләре турындагы мәгълүматларны  билгеләү һәм тапшыру буенча ведомствоара эш группасы утырышы үтте. Киңәшмәдә ТР буенча Росреестр, Кадастр палатасы, ТР төзелеш, артхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Җир” РКҮ” ААҖ вәкилләре катнаштылар. 


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

       22.07.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 се килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 5 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.



22
июль, 2014 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы,  21.12.2001 №178-ФЗ “Муниципаль һәм дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы” Федераль Законга, 26.07.2004 № 43-ЗРТ “Муниципаль һәм дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы” Татарстан Республикасы Законына таянып, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыкларына нигезләнеп, 2014 елның 8 нче августында сәгать 10.00 да, Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 (аукцион залы) адресы буенча куелган бәяне күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрә.

    


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

       2012 елның 01 гыйнварыннан  50% тан артык муниципаль өлеше булган муниципаль унитар предприятие һәм акционерлык җәмгыятьләренә карата “Аерым төрдәге юридик шәхесләр тарафыннан товарлар, эш, хезмәт күрсәтүне сатып алу” № 223 Федераль законы гамәлгә керде.

       Татарстан Республикасында № 223 Федераль законы кагылышы астына керүчеләргә заказлар ясау өчен өстәмә электрон площадка - www.223.agzrt.ru сайты булдырылды. Бу сайтта барлык МУП һәм ААҖ үзләренең заказлары һәм алдагы елга сатып алу планы турындагы Положениләрен куярга тиеш.

      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International