ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча “Матди тәэмин итү” учреждениесенең транспорт бүлеге тарафыннан сатуга куела торган транспорт чараларын җаваплы саклауга кабул итү эше башланды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” учреждениесе һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә Казанка һәм Идел елгалары акваторияләре тикшерелде. Бу максаттан “Матди тәэмин итү идарәсе” учреждениесе тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе таләпләре белән җиһазландырылган моторлы көймә бирелде.
Агымдагы ел башыннан муниципаль берәмлекләр тарафыннан “Халык инвентаризациясе” акциясе үткәрелә. Акцияне Казан шәһәре башлап җибәрде һәм бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Акциянең төп бурычы – җирле үзидарә органнарына ярдәме белән халык инициативасын кулланып нәтиҗәле кулланылмый торган күчемсез милек объектларын, җир кишәрлекләрен хуҗалык әйләнешенә җибәрү һәм салым табышын арттыру.
2014 елның 16 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 662 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 682, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 440 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 643 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 589, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
РФ Дәүләт думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителгән «Бәяләү эшчәнлеге турында» 135-ФЗ үзгәрешләр кертү турында закон проекты Федерация советы белән расланылды һәм 09.07.2014 көнне РФ Президентына җибәрелде.
2014 елның 10 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар резервына түбәндәге вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе;
· мөлкәт идарәсенең дәүләт мөлкәтен сату, арендалау һәм инвестицион проектлар бүлеге җитәкчесе,;
· мөлкәт идарәсенең торак күчемсез милек, торак-хуҗалык һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе;
· мөлкәт идарәсенең дәүләт милкеннән файдалану бүлеге җитәкчесе.
Кичә, 2014 елның 10 июле көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм торак пункт чикләренә җир кишәрлекләрен кертү бүлегенә әйдәп баручы белгеч-эксперт;
· финанс һәм госзаказлар бүлеге җитәкчесе урынбасары;
· кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.
10.07.2014 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясеннән үтә торган юлларны теркәү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Вәкаләтле орган – Татарстан Республикасының дәүләт кирәк-яраклары сатып алу идарәсе тарафыннан үткәрелгән аукцион нәтиҗәләре буенча “Матди тәэмин итү” учреждениесе балансында торучы автотранспорт чараларына машина майлары, автохимия товарлары, запас частьләр сатып алу өчен дәүләт контракты төзелде. Автотранспорт чаралары ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыкларына хезмәт күрсәтәләр.
Бүген, 11.07.2014, ТР буенча Росреестр идарәсендә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.