ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан 07.07.2014 көнне бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.



10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 10 июлендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.

       Аттестацияләнүдә 2 дәүләт хезмәткәре катнашты.

  


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елның 09 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 388 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 671, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 440 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 620 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



8
июль, 2014 ел
сишәмбе

        07.07.2014  чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның I яртыеллыгына республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче кварталына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 595 миллион 130 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 145,35 % ка үтәлде. 


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе

       04.07.2014 көнне дәүләт милке – Яр Чаллы шәһәре территориясендәге электрочелтәр хуҗалыгы объектларыннан бушка файдалану килешмәсе төзү хокукына ачык конкурс нәтиҗәләре ясалды.



4
июль, 2014 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан ТР Арбитраж судына Питрәч, Лаеш муниципаль районнары территориясендәге «ИАРТ Девелопмент» һәм  «Меха Матюшино» оешмаларының гомуми өлеш милке хокукындагы авыл хуҗалыгы җирләрен өч ел дәвамында максатчан кулланмаганнары өчен тартып алу турында дәгъва гаризалары бирелде.

       04.07.2014 көнне “Матди тәэмин итү” Дәүләт бюджет учреждениесе сакланышындагы  аукционда сатуга куелган дәүләт автомобильләрен   аукционда катнашырга теләүчеләр тарафыннан карау төгәлләнде.


       03.07.2014 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Техник инвентаризацияләү бюросы  оешмасының автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.


       02.07.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында метро төзелешендә кызыксынучанлыгы булган ведомство һәм «ИКЕА МОС (Сату-алу һәм күчемсез милек)» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән «МЕГА-Казан» күңел ачу үзәге янында Казан метрополитены станциясе төзелеше соравы каралды.


 


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 02 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 311 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 653, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 381 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 605 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International