2014 елның 3 июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Казан шәһәренең Фаткуллин урамында урнашкан күчемсез милек объектларын җир кишәрлеге белән сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның икенче кварталында дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 27 тикшерү, шул исәптән мөлкәтне дәүләт учреждениеләре тарафыннан куллануны тикшерү буенча 19 тикшерү башкарды.
Татарстан Республикасының № 94- ТРЗ “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015-2016 елларга план периоды бюджеты турында” Законының 6 маддәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының № 239 карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре 2014 елның 1 июленә кадәр 2013 ел нәтиҗәләре буенча салым түләгәннән һәм башка мәҗбүри түләүләрдән тыш соң калган чиста табыш өлешенең 30 % ын Татарстан Республикасы бюджетына күчерергә тиеш.
2014 елның 18 июнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан http://www.zakazrf.ru/ сайтына 2014 ятим балаларга бирү максатыннан фатирлар сатып алу өчен дәүләт контракты төзү хокукына электрон аукцион урнаштырылды. Бу 2013 елның 12 гыйнварында кабул ителгән № 8-ТРЗ “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү турындагы, һәм “Татарстан Республикасында яшәүче халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә башкарыла.
2014 елның 27 июнендә булган «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» КП идарәчелегенең чираттагы утырышында Партнерлык Комитетларының эшчәнлеге, бәяләүчеләрнең һөнәри әзерлеге һәм җаваплылы сыйфатын күтәрү, муниципаль берәмлекләр, хокук саклау органнары, һәнәри юнәлештәге оешмалар белән хезмәттәшлек итү сораулары каралды.
Бердәм хокукый, эшмәкәрлек, мәгълүмати үсеш буенча эшмәкәрлек структурасы хезмәттәшлеген үстерү һәм киңәйтүдә мөһим адым булып утырышта Татарстанның иминиятчеләр союзы белән хезмәттәшлек итү турындагы Килешмәсен төзү булды.
2014 елның 26 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан ТР буенча РФ Юстиция минитсрлыгы идарәсенә 2014-2015 елларга Казан шәһәренең Космонавтлар урамы, 59 административ бинасында җылылык белән тәмин итү хезмәтен күрсәтү тарификациясен дәлилләү тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бүген “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык гомумҗыелышы 15 кешедән торган Директорлар советын формалаштырды. Анда Татарстан Республикасыннан “алтын акция” хокукы буенча, элеккечә үк, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Татарстанның “Связьинвестнефтехим” ААҖ дәүләт холдингыннан янә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, республика финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов һәм “Связьинвестнефтехим” гендиректоры Валерий Сорокин сайланды.
ТР Президенты Рстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча 2014 елның 26 июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лидерлар клубы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
2014 елның 25 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 113 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 631, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 317 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 601 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Бүгенге көнгә Казан шәһәренең күп балалары гаиләләре тарафыннан 6 536 гариза бирелгән. Шуларның җир кишәрлекләре алу исемлегенә 5 631 е кертелде.
Каймар һәм Сокура бистәләрендәге барлык диярлек җир кишәрлекләре дә сайланылып бетте. Өченче комплекстагы кишәрлекләр кадастр исәбенә куелалар (256 кишәрлек) һәм агымдагы елның июль-август айларында бирелә башланачак.