ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

       Агымдагы елның 25 июне көнне “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП Һөнәри әзерлек һәм мәгариф буенча комитет утырышында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә белгечләр әзерләүче һөнәри белем бирү учреждениеләренең укыту программаларын һөнәри - иҗтимагый аккредитацияләү вакытында эксретиза ясау методикасы турында фикер алышу булды.

       Экспертиза максаты – чыгарылыш студентларының һөнәри стандартларга бәяләү эшчәнлеге өлкәсендәге белгечләргә бәяләү закзчылары һәм хезмәт базары таләпләренә туры килүен тикшерү.

       25.06.2014 көнне “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП Тарифлар политикасы буенча комитеты утырышы бәяләү базарндагы демпингка каршы чаралар турында фикер алышуга, шулай ук бәяләү буенча хезмәт күрсәтү прейскуранты проектын раслауга багышланды.

       Прейскурант Партнерлык әгъзаләре – зур бәләү оешмалары тарифы мониторингы, бәяләүчеләрнең үзкөйләнелешле оешма вәкилләрен сораштыру нигезендә эшләнелде, һәм тәкъдим итү характерына ия.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
       ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин һәм партнерлыкның башкарма директоры Олег Булгаков 2014 елның 20 июне көнне Казан федераль университетында булып узган “Аудиторлык оешмаларының эш сыйфаты тышкы контроленең аудиторлык хезмәте базарына йогынтысы. Аудиторлык оешмалары эшенең сыйфатын күтәрүдә төп юнәлешләр” темасы буенча түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. 

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

       20.06.2014 көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмати системасы "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләре турында мәгълүмат системасы" һәм «SAUMI» программасы продуктын интеграцияләү сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук бу программа продуктын эшләп чыгаручы компания вәкилләре катнаштылар.



21
июнь, 2014 ел
шимбә

       «Дәүләт һәм муниципаль кирәк-яракларны тәэмин итү өчен товар, хезмәт күрсәтү һәм хезмәтләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» № 44-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карамагындагы “Матди тәэмин итү” дәүләт бюджет учреждениесенең сатып алу үткәрү өчен җаваплы хезмәткәре квалификациясен күтәрде.

       17.06.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 16 сы килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

      


20
июнь, 2014 ел
җомга

       19.06.2014 Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкилләре катнашында җир кишәрлекләрен торак пунклар чикләренә  кертү өлешендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документлары проектларын раслау сораулары буенча киңәшмә үтте.


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре йөкләмәсен башкару максатыннан “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ түбәндәге адреслар буенча дәүләт милкеннән файдалану буенча чираттагы тикшерү үткәрелде:     

Әлмәт шәһәре, Клара Цеткина урамы,

Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 61,

ТР, Азнакай р-ны, Актүбә поселогы, Урманлы ур., 22б,

Казан шәһәре, Подлужный ур., 49,

Казан шәһәре, Клара Цеткина ур., 8/27,

Казан шәһәре, Лебедев ур., 1.

  

       Татарстан Республикасы Премьер-министрының 29.05.2014 көнне Кырым Республикасы делегациясе белән очрашу беркетмәсе буенча Кырым Республикасының Бахчарай районына ярдәм күрсәтү максатыннан  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 19.о6. 2014 көнне Бахчасарай районы вәкилләре белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә   субъектлардагы кече һәм урта эшмәкәрлек өчен салым салу, шәһәр төзелеше документларын формалаштыру һәм башкару сорауларына багышлынды.



19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       18 май көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм ТР Милли китапханәсе вәкилләре катнашында   Казан шәһәрендә ТР Милли китапханәсе өчен китап саклау урыны урнаштыру соравы буенча киңәшмә үтте.     

       Казан шәһәренең Башкарма комитеты тарфыннан Казан шәһәрендә китапханә урнаштыруның өч төрле варианты тәкъдим ителде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International