ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 9 июне көнне “ТР Административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертү турында”  № 47 ­­– ТРЗ Татарстан Республикасы Законы ТР Президенты тарафыннан имзаланды һәм ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде.

        Бу закон тарафыннан  ТР Административ хокук бозулар Кодексының 4.3 һәм 4.4 мәддәләре буенча  Республика яки муниципаль милектә булган торак булмаган фонд объектлары белән идарә итү һәм файдалану тәртибен бозган өчен  җаваплылык көчәйтелде.


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елның 18 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 149 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 578, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 317 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 555 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
       “ТР Бәяләүчеләр союзы” Коммерциясез Партнерлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль  идарә итү югары мәктәбе базасында 10.06.2014 көнне  “Күчемсез милеккә салым салу нигезендә трритория үсеше белән идарә итү һәм масштаблы инфраструктура проектларын тормышка ашыру” конференциясе үтте.   

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” учреждениесе тарафыннан 16.06.2014 көнне җир кишәрлеге сату буенча бәясе буенча ачык формада тәкъдим кертү буенча ачык аукцион үткәрелде.  



11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

       Кырым Республикасының Бахчасарай районына  ярдәм күрсәтү кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 11.06.2014 көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге  Бахчасарай районы хакимияте һәм махсуслашкан оешмалар белгечләре, җитәкчеләре белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә темасы – аеручы кыйммәтле, шул исәптән су сиптерелә торган җирләрне исәпкә алу;  кадастр инженерлары тарафыннан   геодезия пунктлары  координаталарыннан файдалану; җирләр буенча исәп-хисапны формалаштыру һәм башка катнаш сораулар булды.


       Электр энергиясен экономияләү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү” учреждениесендә яктырткычлар алыштырылды. Учреждение коридорларында газ белән тутырылган яктырткычлар энергияне саклаучы  светодиодлы яктырткычлар белән алыштырылды. 

      2014 елның 11 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 413 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 578, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 317 гаилә исемлеккә керде.

      Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 499 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 589, Яр Чаллыда - 2 327 җир кишәрлеге.


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

       09.06.2014 көнне  чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 5 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның биш аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 146  миллион 600 мең сум акча керде. 


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

       Бүген, 9 июнь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышы булып узды. Башка сораулар белән беррәттән депутатлар “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы проектын   да карадылар һәм беренче укылыштан ук кабул иттеләр.     

       Бу сорау буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады.

    


6
июнь, 2014 ел
җомга

       ТР Министрлар Кабинетының № 1024-р боерыгын үтәү буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Түбән Кама күп профильле район үзәк хастаханәсе, Бөгелмә районы үзәк хастаханәсе вәкилләре катнашында республика халкына амбулатур гемодиализ хезмәте күрсәтү максатыннан концессия килшмәләре төзү хокукына конкурс үткәрү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International