ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика бюджетына җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгын үтәү максатыннан министрлык карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы Шумбул авылында урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
2014 елның 5 июне көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар транспорты Түбән Кама автооешмасы” ДУП карата идарә карары кабул итү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе һәм оешма вәкилләре катнаштылар.
Төбәкләргә 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту ысулларын сайлау хокукын бирергә телиләр
РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2014 елның 23 маенда беренче укуда 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә сациаль ярдәм күрсәтү чаралары турында закон проекты кабул ителде.
Хәзерге вакытта 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр бушка дәүләт яки муницмпаль милектә булган җир кишәрлеге (шул исәптән йорт төзү өчен) алуга хокуклы. Моның өстенә аларның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыклары исәпкә алынмый. Мондый гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуның башка альтернатив формалары да каралмаган.
2014 елның 5 июне көнне Министрлык тарафыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Бахчасарай районы хакимияте һәм махсуслашкан оешмалар белгечләре, җитәкчеләре белән Бахчасарай территориясе һәм җирлекләре чикләрен формалаштыру, территориаль планлаштыру, җир кишәрлекләре категорияләрен үзгәртү, авыл хуҗалыгы җирләрен җир өлешләре формасында бүлү, су фондф җирләрен арендага бирү һәм башка күп төрле сорулар буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.
Янгын куркынычлы чорда иминлек тәэмин итү максатыннан Казан шәһәренең Космонавтлар урамы, 59 административ бинасында янгын иминлеген тәэмин итү буенча эш алып барыла.
2014 елның 04 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 409 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 578, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 317 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 414 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 589, Яр Чаллыда - 2 327 җир кишәрлеге.
2014 нче елның 29 маеннан 1 июненә кадәр Казанда яшь бәяләүчеләрнең III Халыкара форумы узды. Форумның оештыручылары булып бәяләүчеләрнең Россия җәмгыяте, Татарстанның бәяләүчеләр җәмгыяте – “ТР Бәяләүчеләр союзы” Партнерлыгы һәм Яшь бәяләүчеләр союзы.
Форумның бурычы – яшь бәяләүчеләрнең активлыгын, һәнәри осталыкларын, аларның икътисад үсешенең заманча этабында бәяләүчеләр берлеге тормышындагы ролен үстерү.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы, Алабуга муниципаль районы, “Алабуга шәһәре” муниципаль берәмлеге, “Алабуга” ОЭЗ территориясендә, Ш-2, 15/2 төзелеше адресы буенча автомобиль стоянкасы ясау өчен 16:18:200201:490 кадастр номерлы җир кишәрлеген арендага бирү килешмәсе төзү хокукына №1 ачык конкурс үткәрү турында хәбәр итә.
Үткән шимбә көнне, 2014 елның 31 маенда, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында су спорты төрләре Сараенда йөзү ярышлары үтте.