Видеоконференция режимында үткән финанс, казначейлык һәм салым органнарының 2014 елның 1 кварталы өчен консолидацияләнгән бюджетны үтәү нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе беркетмәсен үтәү максатыннан, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Матди тәэмин итү» учреждениесе тарафыннан дәүләт милкен аукцион аша арендага бирү буенча түләүле хезмәт күрсәтү регламенты эшләде.
Федераль дәрәҗәдә крестьян хуҗалыклары өчен җир кишәрлекләре бирү сораулары төгәл билгеләнде, шулай ук оешмалар сораулары, аерым саклыкта булган табигый территорияләрдән файдалану һәм саклау, үсеш һәм барлыкка китерү үзенчәлекләре, аерым саклыкта булган табигый территорияләр составы турында положениеләргә төзәтмәләр кертелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен башкару өчен министрлык карамагындагы “Республика милек казнасы” Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан “Россия сәүдә-икътисад университеты” Казан институтына бушка файдалануга бирелгән Гвардия урамы, 9 һәм Губкин урамы, 40 адреслары буенча урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тикшерелде.
27 май көнне “Бәяләүчеләр союзы” КП эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җитәкчелеге белән IT-паркта үткән киңәшмә барышында “Татарстан Республикасында бәяләүне зоналаштыру” геомәгълүмати системаны булдыру сораулары каралды.
Киңәшмәдә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Тимур Зарипов, “ГЛОНАСС+112” ҖЧҖ генераль директоры Тимур Якубов, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП департаменты җитәкчесе Георгий Цой, ТР икътисад министрлыгы министрлыгының территориаль үсеш идарәсе җитәкчесе Марат Гайнуллин, ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгының башкарма дирекциясе һәм идарәчелек әгъзаләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының профильле структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеконференция режимында “Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 мае указын үтәү турында” коллегия утырышы узды.
Утырышны министр Азат Хамаев ачты. Ул чыгышында указда куелган бурычларны үз вакытында үтәүнең мөһим булуын азсызыклады.
Утырышның иң төп сорауларының берсе нәтиҗәләр ясау һәм күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү буенча проблемаларга анализ ясау булды. Бу тема министрның беренче урынбасары Сергей Демидов чыгышында чагылыш тапты.
28.05.2014 конгә Татарстан Республикасы өлеше булган 12 акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтте: «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Яңа Гасыр телеканалы» ААҖ, «Зәй ХПП» ААҖ, «Таттехконтроль» ААҖ, «Әлмәт «Радиоприбор” заводы» ААҖ, «Әлмәт-Водоканалы» ААҖ, «КОМЗ» ААҖ, «Хим.тех. өлкәсендә инжин. Регионара үзәге» ААҖ, «Татфлот» ААҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «АИКБ «Татфондбанк» ААҖ еллык исәп-хисапны, еллык бухгалтер исәп-хисабын раслау буенча, дивидендлар түләү, Җәмгыятьләрнең контроле һәм идарә органын формалаштыру сораулары каралды.
2014 елның 28 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 26 165 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 574, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 154 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 403 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 589, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән арендалау килешмәләре төзелгән арендаторларның планлы рәвештә җир кишәрлегеннән файдалануы тикшерелә.
Хәзерге вакытта биш тикшерү үткәрелде: «Инвестстройснаб» ҖЧҖ, “Кулон” ЯАҖ, “ТР эт асраучылык спорт-гамәли Федерациясе” РҖҖ, “РОНАЛД МАКДОНАЛД ЙОРТЫ” Хәйрия фонды, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия Фонды кулланылышында булган җирләр тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде, оешмалар кагыйдә бозуларны тәртипкә китерү эшен башкаралар.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Татнефть" ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2014 елның дүрт ае дәвамында "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет билгеләнде, Компаниянең агымдагы елның беренче кварталы буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары ясалды.
Бу елның беренче өч аенда "Татнефть" нефть чыгару урыннарында 6 млн. 453 мең тонна нефть чыгарылган. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе буенча салымнарны түләгәнче 30,8 миллиард сум тәшкил итте. Чиста табыш, үткән елның шул ук дәвере белән чагыштырганда, 6,2 млрд. сумга артты һәм 24,4 млрд. сум тәшкил итте.
2014 елның 26 маенда ТР Иминиятчеләр союзының еллык гомум җыелышында ТР Бәяләүчеләр союзының төп юнәлешләре турында доклад белән Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин чыгыш ясады.