ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсен үтәү максатыннан министрлык карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Арча һәм Алексеевск районнарындагы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 27.12.2013 № 4067-р боерыгы нигезендә министрлык карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе рарафыннан аның җаваплы сакланышында булган чүп җыю евроконтейнерлары өләшенә башлаячак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2003 № 150 “Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәне раслау турындагы” карарын үтәү буенча ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы дәүләт милке Реестрын яңарту эше төгәлләнеп килә.
Кичә, 2014 елның 22 мае көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч;
· мөлкәт идарәсенең торак күчемсез милек, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.
2014 елның 22 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.
Аттестацияләнүдә 1 дәүләт хезмәткәре катнашты.
2014 елның 21 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 964 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 566, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 154 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 391 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 588, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Бүген, 23.05.2014, ТР буенча Росреестр идарәсендә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.
20 май көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасының саңгыраулар җәмгыяте” гарипләр региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, шулай ук коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча ТР Президенты идарәсе һәм ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашында Х. Туфан, 33 адресы буенча урнашкан җимерелү куркынычы бар дип табылган бинаны бушату мөһим булу сәбәпле иҗтимагый оешмаларны урнаштыру сораулары буенча киңәшмә узды.
ТР Премьер-министры урынбасары - “ТР Бәяләүчеләр союзының” Күзәтү советы рәисе – Юрий Камалтынов йөкләгән бурычлар нигезендә 2014 елның 21 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә кайбер муниципаль район вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
20.05.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.