ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 17 май көнне “Чишмәкәй” спорт-сәламәтлек үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Җиңү язы” исеме астында музыкаль фестиваль үткәрелде.
Узган шимбә көнне, 17.05.2014, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионындагы җиңел атлетика буенча эстафета үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кушуы буенча министрлык карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” учреждениесе тарафыннан ТР Мәгълүмати һәм элемтә министрлыгына оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән - складтагы металл корылмаларны файдалану тикшерелде.
«Матди тәэмин итү идарәсе» учреждениесенең эш урыннарында янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләре “Иминлек әлифбасы” укыту үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча әзерлек үттеләр һәм тиешле таныклык алдылар.
2014 елның 15 маенда Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Бюджет программасы. Физик шәхесләренең мөлкәт салымы” темалары буенча зонага керүче муниципаль районнарның бүлек җитәкчеләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарының финанс органнары җитәкчеләре икътисад буенча башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре өчен укыту семинары үткәрелде. Семинарны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин ачты.
Бүген, 16.05.2014, ТР буенча Росреестр идарәсендә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.
2014 елның 15 май көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт инфраструктурасын үстерү максатыннан киңәшмә үткәрелде.
2014 елның 15 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 915 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 519, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 154 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 376 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.