ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елның 14 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Миннебай-Казан» газүткәргечен үзгәртеп кору» инвестицион проектын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте. 


13
май, 2014 ел
сишәмбе

       Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан апрель аенда республика милкендәге мөлкәтне контрольдә тоту буенча функцияләрне башкару кысаларында дәүләт учреждениеләренә беркетелгән дәүләт милкен урынлы файдалануны тикшерү башланып җибәрелде. 2014 елга билгеләнгән план буенча республиканың 52 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тикшереләчәк.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

       Бүген, 12.05.2014,  министр Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 4 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, күрсәтелгән вакыт дәверендә республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 115 миллион 620 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 28,24 % ка үтәлде. 


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 24.02.2014№ 68-пр боерыгы буенча министрлык карамагындагы ДБУ “Республика милке казнасы” тарафыннан Казан шәһәре, Оренбург тракты 140 а адресы буенча Татарстан Республикасы  милкендәге һәм “Рональда Макдональдс йорты” хәйрия фондына арендага бирелгән җир кишәрлегенең закон буенча тиешле файдаланылуы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кимчелекләр табылмады.

       Безнең халык өчен 9 май – җиңү көненнән дә дулкынландыргычрак бәйрәм юктыр. Бу бөек бәйрәм генә булып калмыйча, безнең күгебезне тыныч итү өчен бөек батырлыклар күрсәткән каһарманнарны искә алу көне дә.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бу бәйрәмне һәр ел саен тантана белән билгеләп үтәләр.  Хезмәткәрләрнең сугыш чоры әти һәм әниләре турындагы истәлекләре, сугыш кырында һәм хезмәт фронтында булган әби-бабаларының үткәннәре турындагы язмалар белән газета чыгаралар. Бәйрәм хөрмәтенә “Без бу хатирәләргә тугъры” исемле фотостенд әзерләнә, “Һәрвакыт булсын кояш!” лозунгы астында хезмәткәрләрнең балалары ясаган рәсем күргәзмәләре оештырыла.

       ТР Премьер-министрының урынбасары – ТР Бәяләүчеләр союзының Күзәтү советы рәисе Юрий Камалтынов 2014 елның 7 маенда “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы” КП җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде.

       “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы” коммерциясез партнерлыгы эшчәнлеге турында Партнерлык президенты Андрей Лисичкин таныштырды. 

       Партнерлыкның муниципаль берәмлекләр һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлеге турында Партнерлык Идарәсе әгъзасы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин чыгыш ясады.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе

       07.05.2014 министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Бу утырышта 2013 ел нәтиҗәләре буенча табыш китерми торган оешма һәм акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды. Алар арасында “Махсус санитар автотранспорт оешмасы” ТР ДУП, “Алгоритм кунакханәсе” ААҖ, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ һәм “Таттеплосбыт” ААҖ. Бу оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре эш группасы тарафыннан канәгатьләнмәслек дип табылды. Финанс торышын яхшырту тарафыннан бу оешма һәм акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләренә тиешле рекомендацияләр бирелде.


6
май, 2014 ел
сишәмбе

       2014 елның 7 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 773 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 512, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 105 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 348 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



5
май, 2014 ел
дүшәмбе

       2014 елның 28-29 май көннәрендә җирле узидарә органнарына практик ярдәм күрсәтү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Кырым Республикасының Бахчасарай районына бардылар. Бару алдыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләрен кызыксындырган сораулар алынган иде.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

       Республиканың муниципаль районнарында, шул исәптән Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләрендә “Газ сәнәгате газ белән эшли торган моторлар өчен ягулык” ҖЧҖ газ тутыру объектлары инфраструктурасы төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү буенча эш алып барыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International