ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
2014 елның 30 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 726 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 503, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 105 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 330 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Май бәйрәмнәре алдыннан ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан “Коррупциягә каршы көрәштә иҗтимагый берләшмә һәм оешмаларның роле” темасына “Түгәрәк өстәл” оештырылды.
“Түгәрәк өстәл” дә катнашучылар каршында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Прокуратурасы бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов, ТР буенча ЭЭМ коррупциягә каршы көрәш һәм икътисади иминлек идарәсе җитәкчесе Илдар Сәфиуллин чыгыш ясадылар.
ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең чираттагы утырышында бәяләү берләшмәләре өчен мөһим сораулар каралды.
Тапшырылган документларны карау нәтиҗәсендә Партнерлыкка бәяләү базарында үзен уңышлы күрсәткән “Арт-Эксперт” ҖЧҖ кабул ителде.
Партнерлык әгъзаләренең квалификацияләрен күтәрү һәм укыту буенча комитет эшчәнлеге сораулары буенча Партнерлык идарәчелеге әгъзасе Тәнзилә Удод чыгыш ясады. Аның чыгышы бәяләүчеләр әзерләү укыту программаларын һәнәри-иҗтимагый аккредитацияләү процедураларына багышланды. Бу сорау буенча фикер алышуда бәяләүчеләрнең квалификацияләрен күтәрү һәм укыту буенча комитет әгъзасы һәм югары уку йорты вәкилләре Наилә Якупова, Гөлназ Дмитриева, Лариса Юн, Неля Мухаметханова катнаштылар.
Узган шимбә, 26 нчы апрель көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән табигатьне саклау республикакүләм акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар – карагач агачлары утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре агымдагы атнада Казан шәһәренең Космонавтов, 59 бинасы янындагы территорияне тәртипкә китерү эшләрен башкардылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һә мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Республика мөлкәт казнасы” Дәләт бюджет учреждениесе тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының 27.03.2014 №192 карары нигезендә Яшел үзән районындагы 73 җир кишәрлегенә ТР буенча картография, кадастр һәм дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсенә Татарстан Республикасы милкенә хокукларны чикләүне дәүләт теркәве үткәрү буенча документлар тапшыру эше башланды.
Бүген, 25.04.2014, ТР буенча Росреестр идарәсендә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 20.03.2003 № 150 “Татарстан Республикасының дәүләт милке Реестры турындагы Положениесен раслау турындагы” карарын үтәү максатыннан министрлык ел саен ТР Дәүләт милке Реестрын актуальләштерү үткәрә. Юридик шәхесләрдән документларны кабул итү министрлыкның 1 катында урнашкан “Бердәм тәрәзә” кабул итү залында үтә.