2014 елның 23 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 597 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 449, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 099 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 203 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
2014 елның 15-24 апрель көннәрендә КДУ Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбендә үткән Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләренең “Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә милек белән нәтиҗәле идарә итү” квалификацияләрен күтәрү программасы барышында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре каршында ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә министрлык яны территориясен чистарту буенча шимбә өмәсенә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.
Бүген министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Рус православие чиркәвенең Казан Епархиясе (Мәскәү патриархаты), ТР Мәдәният министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждение вәкилләре катнашында дин өчен билгеләнгән мәдәни мирастан – Яшел Үзән районының Свияжск авылында урнашкан Иоанно-Предтеченский монастырының Барлык Кайгыручыларның Шатлык Соборы бинасыннан уртак файдалану сораулары буенча киңәшмә үтте.
15.04.2014 Менделеевск шәһәрендә һәм 16.04.2014 Кама Тамагы шәһәр тибы бистәсендә министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның муниципаль районы вәкилләре катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 5 катиындагы фойеда шартлы янгын чыгу урыны табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару һәм “янгынны” сүндерү чаралары күрелде.
Янгын куркынычлыгы турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.
17.04.2014 министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар предприятиеләре һәи ачык акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен контрольдә тоту һәм анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта эш группасы әгъзаләре тарафыннан 2013 ел нәтиҗәләре буенча “ТР МСХП Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” ДУП РТ, «Фәнни-тикшеренү мәгълүматы Татарстан үзәге» ТР ДУП, “ТР ипотека торак кредитлау агентлыгы” ААҖ, “ТР экспорты корпорациясе” оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «СК «Татфлот» ААҖ арендалаган Казан шәһәре, Портовая урамындагы җир кишәрлеген һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен биреп, “Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы” территориясен киңәйтү сораулары каралды.
16.04.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ИТ-лицейда укучыларны урнаштыру өчен Универсиада авылындагы студентлар тулай торагы бинасы урнашкан җир кишәрлегенә хокукны теркәү сораулары буенча киңәшмә узды.