ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 16 апрелендә “Корстон” күңел ачу үзәгенең “Пушкин” залында ТР бәяләүчеләр союзы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган Күчемсез милек форумы узды. Күргзәмә карауда һәм форумныэ эшлекле өлешендә партнерлыкның әгъзаләре, банк вәкилләре, риэлторлык һәм бәяләү оешмалары, матбугат чаралары вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова һәм министрлык хезмәткәрләре катнаштылар.


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елның 16 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 487 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 371, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 099 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 201 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.

      


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе

       11.04.2014 Түбән Кама шәһәрендә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай  муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. 


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

       11.04.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев җитәкчелегендә торак пунктлар чикләре белән киселешләре булган авыл җирләре чикләрен билгеләү буенча киңәшмә үткәрелде. 


12
апрель, 2014 ел
шимбә

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Казан шәһәренең Космонавтов, 59 бинасы янындагы территорияне тәртипкә китерү, чистарту эшләрен башлап җибәрделәр. Бина янын кардан, чүпләрдән чистарту эшләре алып барыла.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республика  бюджетына җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.



11
апрель, 2014 ел
җомга

       7.04.2014 Әлмәт шәһәрендә министр урынбасары Фәрит Мусин катнашында һәм и  9.04.2014 шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләрдә үтте. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның 7 муниципаль районы вәкилләре катнашты. Министр урынбасарлары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

       11.04.2014 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мөлкәт идарәсе җитәкчесе  Фәнисә Сафина җитәкчелегендә күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә республика муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 8 тәкъдиме һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен республика милкенә кабул итү турындагы 2 тәкъдим каралды.

       10 һәм 11 апрель көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан заказлы ачык аукционнар үткәрелде.

-         

       Бүген, 11.04.2014, ТР буенча Росреестр идарәсендә  кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International