10.04.2014 министр урынбасары Фәрит мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар предприятиеләре һәи ачык акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен контрольдә тоту һәм анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта эш группасы әгъзаләре тарафыннан 2013 ел нәтиҗәләре буенча “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар транспортының Түбән Кама автопредприятиесе” ДУП, «НПО «Геоцентр» ТР ДУП, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм ГО эшләре буенча министрлыкның максатчан программалар дирекциясе ТР ДУП, “Татар китап басмасы” ТР ДУП һәм “Шәһәр электр транспорты” ТР ДУП (Түбән Кама шәһәре) оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
08.04.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
2014 елның 09 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 452 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 349, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 098 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 25 190 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 580, Яр Чаллыда - 2 327 җир кишәрлеге.
2012 елның апреленнән Татарстан Республикасында гражданнарга проблемаларны урында хәл итәргә мөмкинлек бирүче “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы гамәлгә керде. Система аркылы кешеләр үзләрен борчыган көндәлек проблемаларын, шикаятьләрен бирә алу хокукы алдылар.
Татарстан Республикасы милкендәге төп фондны исәптән төшерү буенча комиссия тарафыннан 2014 елның I кварталында 128 оешмадан килгән гариза каралды. Барлык гаризалар буенча 119 оешмага исәптән төшерү рөхсәте бирелде: 1 172 мөлкәт объекты исәптән төшерелде, шул исәптән: 1004 берәмлек оргтехника, эш коралы һәм җайланма, 135 автотранспорт чарасы, мораль һәм физик яктан искергән, эксплуатацияләүгә яраксыз 33 бина һәм корылма.
2014 елның 5 апреле көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узган волейбол ярышларының группалы этабы узды.
4.04.2014 һәм 7.04.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләреннән кала) кадастр бәяләве үткәрү сораулары буенча киңәшмәләр үтте.
Бүген, 07.04.2014, чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның I кварталына республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче кварталына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 75 миллион 50 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 18,33 % ка үтәлде.ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев – эш группасы җитәкчесе рәислегендә күчемсез милек дәүләт кадастрына муниципаль берәмлек һәм торак пункт чикләре турындагы мәгълүматларны өчен тапшыру һәм билгеләү буенча ведомствоара эш группасы утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР буенча картография, кадастр, дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе, Кадастр палатасы, ТР Юстиция министрлыгы, «РКЦ «Земля» ААҖ вәкилләре катнаштылар.