Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Чуваш Республикасы коллегалары белән себер язвасы үләт чокырлары һәм биотермик чокырларга кагылышла сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу үзды.
Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгынң җитәкче хезмәткәрләре, ТР Министрлар Кабинетының ветперинария баш идарәсе һәм “Техник инвентаризация бюросы” республика дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре катнаштылар.
2014 елның 3 апреле көнне министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Алабуга шәһәренең нефтяниклар урамы территориясендәге җир кишәрлекләренә “КФУ” хезмәткәрләре һәм укытучылары өчен торак йортлар төзү мөмкинлекләрен карау буенча киңәшмә үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның “07” менда сәг. 10.00 Казан шәһәре вишневский урамы, 26 адресы буенча аукционнар залында дәүләт мөлкәтен сату бәясе буенча бәяне күтәрүгә ачык рәвештә тәкъдим кертү буенча ачык аукцион үткәрә. Мунча бинасы сатыла, билгеләмәсе: яшәү өчен түгел, мәйданы – 187,4 кв.м, инв. № 15788, лит. А, кадастр номеры 16:50:000000:0:22628, кадастр номеры 16:50:350203:1024 булган җир кишәрлеге белән. Адресы: Казан, Салмыч бистәсе, Тынычлык урамы.
Кичә, 02.04.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы” су транспорты өчен кадрлар әзерләү Кампусы төзү максатыннан укыту корпусларын үзгәртеп төзү турында киңәшмә үтте. Кампус төзү проектын тормышка ашыру максатыннан 2450 кв. м мәйдандагы академия җирләрен «СК «Татфлот» ААҖ арендалап торган Казан шәһәре Порт урамындагы 1639 кв.м мәйдандагы җир кишәрлеген һәм ТОО “Сәяр” өчен бирелгән җирләрдән 1400 кв.м мәйдандагы җир кишәрлекләрен бирү юлы белән киңәйтү мөһим.
Бәяләү бүлеге тарафыннан 2014 елның 1 кварталына Казан шәһәрендә һәм башка зул шәһәрләрдә коммерцияле күчемсез милек буенча аренда ставкалары мониторингы үткәрелде.
Казан шәһәре районнары арасында иң югары ставкалар һәм тәкъдимнәр Вахитоа һәм Яңа Савин районнарында күзәтелә. Сату урыннары өчен аренда ставкалары диапазоны кв м өчен 600 дән 2500 сумга кадәр, офислар – 500 дән 1500 гә кадәр.
Элеккечә коммерцияле күчемсез милек Авиатөзелеш һәм Киров районнарында начар үсеш ала, монда аренда стакалары өчен иң аз бәяләр һәм тәкъдимнәр күзәтелә. Бу инфраструктураның түбән үсеше, зур сәүдә-күңел ачу үзәкләренең булмавы белән аңлатыла. Офис өчен кв. м исәбенә аренда бәясен аена 400 сумнан алып 700 сумга кадәр тәкъдим итәләр, сәүдә өчен 500 дән 800 сумга кадәр.
Иң зур аренда бәяләре зурсәүдә һәм бизнес үзәкләрдә күзәтелә (аена кв.м өчен 3500 сумга кадәр).
“ТР бәяләүчеләр союзы” КП ТР Риэлторлар гильдиясе белән хезмәттәшлек итү Килешүе нигезендә Партнерлык әгъзаләрен – оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләрен “ТР бәяләүчеләр союзы” КП ТР Риэлторлар гильдиясе белән бергә эшләгән күчемсез милек мониторингының мультилистинг системасын (МЛС) презентацияләү булачак Ел саен үткәрелә торган “Казандагы күчемсез милек” форумында катнашырга чакыра. Форумда катнашу һәм МЛС ка ялгану бушка булачак. Форум турында мәгълүмат “ТР бәяләүчеләр союзы” КП сайтында һәм ТР Риэлторлар гильдиясе сайтында grrt.info урнаштырылган. Белешмәләр өчен тел. (843) 236-57-53.
Алдан язылу - e-mail info@ocenshiki-rt.ru формасы буенча:
Оешма исеме
Фамилия, исем, атасының исеме
Вазифа
Телефон
У-mail
Татарстан Республикасында 2012 елдан бирле “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләп килә. Ул гражданнарга республика һәм муниципаль хакимият органнары белән яңа форматта хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.
ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләрен кулланылышта булмаган яки хуҗасыз яткан җир кишәрлекләре һәм биналар җбуенча халыктан мәгълүмат алу инструменты буларак куллану максатыннан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына «Халык инвентаризациясе - җир кишәрлекләре» һәм «Халык инвентаризациясе - биналар» категорияләре өстәү турында карар кабул ителде.
ТР Җир кодексындагы үзгәрешләр белән авыл 4 төрле аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләре билгеләнелде.
1) Фәнни оешмаларның тәҗрибә-җитештерү бүлекчәләренең һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларның уку-тәҗрибә бүлекчәләренең авыл хуҗалыгы җирләре;
2) Муниципаль район (шәһәр округы) буенча кадастр бщясе аныж уртача дщрщьщсенеж 50 % ёщм аннан да артыграк булган авыл хуҗалыгы җирләре;
3) Селекция казанышлары сынауларын башкару, саклау һәм алардан файдалану өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы җирләре;
4) Ясалма рәвештә сугарыла торган авыл хуҗалыгы җирләре һәм стационар сугару системалары, ябык киптерү системалары булган киптерелә торган җирләр.