2014 елның 26 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 245 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 294, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 083 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 746 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
27.03.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
“Республика мөлкәт казнасы” Дәүләт бюджет учреждениесе 26.03.14, 27.03.14 дәүләт мөлкәтен арендалау килешмәләрен төзү хокукына 2 заказлы ачык аукцион үткәрде:
- ТР, Яшел Үзән шәһәре, Васильево бистәсе, Мәктәп урамы, 33 адресы буенча торак булмаган бүлмә № 10, торак булмаган бүлмә өлеше № 2, гомуми мәйданы 33,14кв.м бүлмә өлеше.
- Казан шәһәре, Азатлык мәйданы, 1 адресы буенча урнашкан мәйданы 193,6 кв.м. торак булмаган бүлмә №№ 58, 59, 60, 61, 65, 66, 67, 68, 69.
27.03.2014 Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгендә шахмат буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль спартакиадасы башланып китте.
Татарстан Республикасының министрлык һәм ведомстволарының 28 командасы арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы – Илнур Кәримов (финанслар һәм дәүләт заказлары бүлеге), Андрей Сарыков (ТР дәүләт милке реестры бүлеге) һәм Нинэлла Вафина (икътисад, хосусыйлаштыру һәм корпоратив идарә итү бүлеге) хезмәткәрләре катнашалар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагында булган “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт чараларын җәйге чорга әзерлек эше башланды. Шулай ук РФ Транспорт министрлыгының № АМ-23-р от 14.03.2008 “Автомобиль транспортында ягулык һәм майлау материалларын сарыф итү нормалары” карары нигезендә ягулык чималларын җәйге чорда сарыф итү нормаларына күчү эше дә башкарыла.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең йөкләмәсе буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре муниципаль милкенә җиде дәүләт җитештерүчәнлеге тулай торагы тапшырылды:
Авангард ур., 87 йорт,
Авангард ур., 91 йорт,
Әдел Кутуй ур., 50/9 йорт,
Павлюхин ур., 106б йорт,
Технический ур., 39б йорт,
Хлебозаводсий ур, 3 йорт,
Хлебозаводсий ур., 6 йорт.
26.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә ТР Юстиция министрлыгы, РКЦ «Земля», Буа, Чүпрәле, Алабуга, Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнары вәкилләре катнашында Районара чикләрне килешү сораулары буенча киңәшмә узды.
25.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә торак пункт чикләре белән киселешле булган авылларның чикләрен билгедәү буенча халык алдында тыңлаулар нәтиҗәләре бунча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Юстиция министрлыгы, Алексеевск, Апас, Биектау, Теләче, Кама Тамагы, Югар Ослан районнары һәм РКЦ «Земля» ААҖ вәкилләре, шулай ук министрлык белгечләре катнаштылар.
2014 елның 26 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Олимп» ҖЧҖ милкендә булган җир кишәрлеген “Җиңү Проспекты” метросы станциясе янындагы демонтаж камерасы төзү өчен арендага бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бу сорауны карау өчен “Җир асты транспорты корылмалары төзү буенча дирекция» ДКУ һәм «Олимп» ҖЧҖ вәкилләре чакырылганнар иде.
2014 маенда 11 сәг. 00 мин. Ульяновск өлкәсенең дәүләт мөлкәте һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты (Ульяновск шәһәре, Лев Толстой ур., 58) Ульяновск өлкәсе дәүләт милкендә булган «Ульяновскавтодор» ААҖ акцияләрен сату буенча аукцион үткәрә.