ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2014 ел
чәршәмбе

        21 апрель көнне  Казан  шәһәре, Бутлеров ур., 4 адресы буенча (Казан федераль университетының Икътисад һәм финанслар институты)  418 аудиториядә сәгать 16.00 дә үзкөйләнелешле оешмалар бәяләүчеләре экспертларына карата бәяләүнең федераль стандартлары куйган таләпләр буенча белем дәрәҗәсен билгеләүгә бердәм квалификацион имтихан үткәреләчәк.

       

       Бердәнбер акционер буларак ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2014 елның 25 мартыннан«Казан» сәнәгать паркы» ААҖ директорлар советының яңа составы расланды.


 


25
март, 2014 ел
сишәмбе

       Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 16 мая 2008 г. № 327 татарстан Республикасы милке турындагы мәгълүматны ачу ачу турындагы Положениене үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында (“Татарстан Республикасының финансларын реформалаштыру программаларын үтәү – Татарстан Республикасының дәүләт милке турындагы мәгълмат” бүлегендә) оешмалары һәм дәүләт учреждениеләре исемлеге урнаштырылган. 


24
март, 2014 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 26.03.2014 башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән төзелгән җир кишәрлекләрен арендалау килешмәләре закон таләпләре буенча фадаланылуына тикшерү үткәрүне башлый. 

       Укыту сеиминарының соңгы көнендә ТР муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре җитәкчеләре өчен мәгълүмат белән “Бердәм Россия”  региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.

         Лектор Роман Шкаликов тарафыннан җир кишәрлекләре әйләнешендә суд-арбитраж практикасы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә барлыкка килгән халык алды-хокукый мәнфәгатьләрне яклау алымнары турындагы темалар яктыртылды.



21
март, 2014 ел
җомга

       Бүген, 21.03.2014, ТР буенча Росреестр идарәсендә  кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.

       2014 елның 14 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Бердәм Россия” көннәре” кысаларында Чистай районы халкы белән очрашу вакытында бирелгән сораулар каралды.


       2014 елның 19 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 208 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 245, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 083 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 741 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.

      

       20 март көнне «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез Партнерлыгы әгъзаларының еллык гомум җыелышы узды. Җыелышта Партнерлык әгъзалары-оешмалары, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре һәм җитәкчеләре катнаштылар.



20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген, 20 март көнне Казан Федераль Университетының гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты Рөстәм Ганиев лекцияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге хокукый җайлау турындагы  актуаль сораулар каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль Антимонополия хезмәте идарәсенең органнарны конрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Никита Корепатов муниципаль мөлкәтне сату буенча аукционнар үткәрү сорауларын яктыртты.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International