ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 14 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Казан-Миннибаево газүткәргечен үзгәртеп кору» инвестицион проектын тормышка ашыру турында киңәшмә үтте. Бу сорау буенча фикер алышуда Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, «Газпром инвест Юг» ҖЧҖ, «Газпром центрремонт» ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.


        ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “№2 Республика клиник хастаханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең оператив идарәсендә булган Волков урамы, 18 адресы буенча урнашкан бинаның Дәүләт Федераль университетына бушлай файдалануга тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Татарстан Республикасының Дәүләт Федераль университетын финанслау кысаларында бу объект киләчәктә укыту-лаборатор эшләр алып бару корпусы итеп федераль милеккә тапшырылачак.

       28.02.14 нән 14.03.2014 кадәрге чорда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә дәүләт табигый заповедниклары комплексларына чыгып төп чаралары инвентаризацияләү максатыннан тикшерүләр үткәрде. Тикшерүне «Кичке таң», «Степной», «Чатыр Тау», «Чистые Луга», «Спасский», «Свияжский», «Зөя буйлары», «Долгая поляна», «Ашыт», «Балтач», «Чулпан», «Волжско-Камский заповедник» дәүләт табигый заповедниклары комплекслары үттеләр. 

       19 март көнне “Казан Ревьерасы” Кунакханә-күңел ачу комплексында "Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый җайлауда яңалыклар; дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү өлкәсендә суд-арбитраж практикасы сораулары; муниципаль милекне арендага бирү, сату буенча аукционнар үткәрү тәртибе; шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм территориаль планлаштыруны башкару практикасы" темалары буенча муниципаль берәмлекләрнең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәләре һәм палаталары, комитетлары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен оештырылган өч көнлек укыту семинарын башланды. Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ачты. Кереш сүзендә министр семинарның максималь рәвештә нәтиҗәле үтәргә тиешлеген азсызыклады һәм катнашучыларны семнар эшендә актив катнашырга чакырды.


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

       Кичә Казан шәһәренең Меңъеллык мәйданында Кырым һәм Севостопольнең Россия белән кушылуы турындагы 16 мартта үткән референдумда кабул ителгән кырым халкының карарын яклауга багышланган “Без бөтенләйгә бергә!” лозунгы астында үткән митингта катнашты.


       “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы 27.07.2010 N 210-ФЗ Федераль законны, ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системалары” Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмат системалары турындагы” 16.12.2013 года № 995 карарын үтәү максатыннан, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек итү буенча эшне активлаштыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күрсәтелгән система сораулары буенча укыту семинары үткәрелде.

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лаеш һәм Спасс районнары гражданнарының кадастр инженерлары эшенә канәгатьсезлек белдергән шикаятьләре каралды. Киңәшмәдә шикаять белдерүче гражданнар, кадастр инженерлары, “Татарстан Республикасының кадастр инженерлары берләшмәсе” КП җитәкчесе катнаштылар. Гражданнарның претензияләре, кадастр инженерларының аңлатмалары тыңланылды. 


18
март, 2014 ел
сишәмбе

       ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 22.08.2007 № 407 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турындагы нигезләмәгә 01.03.2014 № 133 ТР Министрлар Кабинеты карары белән үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр министрлыкның газбүленеш челтәренең саклык зоналары чикләрен раслау турындагы карарларны кабул итү буенча вәкаләтләр билгеләнгән өлешенә дә кагыла.



17
март, 2014 ел
дүшәмбе

       Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 20.03.2003 № 150 “Татарстан Республикасының дәүләт милке Реестры турындагы Положениесен раслау турындагы” карарын үтәү максатыннан министрлык ел саен ТР Дәүләт милке Реестрын актуальләштерү үткәрә.  Юридик шәхесләрдән документларны кабул итү министрлыкның 1 катында урнашкан “бердәм тәрәзә” кабул итү залында үтә.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән килгән мәгълүматлар буенча «Халык инвентаризациясе» акциясендә барлыгы 489 кеше катнашкан. Алардан җир кишәрлекләренә кагылышлы 580 һәм 378 биналарга кагылышлы мөрәҗәгать килгән.

       Нәтиҗәле эшләүче Арча, Баулы, Тукай һәм Чүпрәле районнарының җирле үзидарә органнарын билгеләп үтәргә кирәк. Алар тарафыннан табылган күчемсез милек объектлары барлык санның 80% ын тәшкил итә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International