Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү буенча алып барыла торган эш турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген ТР буенча Росреестр идарәсендә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсне карау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев та керә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Материаль тәэмин итү идарәсе» Дәүләт бюджет учреждениесе Казан шәһәренең Космонавтлар ур., 59 бинасында пожар сигнализациясе һәм пожар сүндерү системасы монтажланды һәм эшләтеп каралды.
“Дәүләт һәм муниципаль милектәге дин өчен билгеле милекне дини оешмаларга тапшыру турындагы” № 327 Федераль законны тормышка ашыру максатыннан “Республика мөлкәт казнасы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан “Рус Православие Чиркәве Казан Епархиясе” дини оешмасы милкенә Казан шәһәре К.Маркс урамы, 67 адресы буенча урнашкан бина тапшырыла.
2014 елның 14 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре республика милкендә булган Казан шәһәренең Оренбургский тракт, 48 адресы буенча урнашкан “Воскресенский Новоиерусалим монастырена таба газүткәргеч” объектын төзү сораулары буенча киңәшмәдә катнаштылар.
2014 елның 13 мартында үткән “Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр Союзы” КП идарәчелеге утырышында оештыру һәм методик характердагы сораулар каралды.
Партнерлыкның Эксперт-консультация советы положениесе турындагы һәм бәяләүөлкәсендә белгечләр әзерли торган һәнәри мәгариф учреждениеләренең мәгариф программаларын профессиаональ-иҗтимагый аккредитацияләү турында һәм Эксперт-консультация советы составы сораулары каралды.
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору гамәлләре буенча эшчәнлекне күтәрү максатыннан 11-12 март көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле “Дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә коррупциягә каршы тору гамәлләре сораулары” программасы буенча семинарда катнашты. Семинар Татарстан Республикасы ведомство һәм министрлыкларындагы коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы кадарлар подразделениеләренең җитәкче хезмәткәрләре өчен Казан шәһәренең Икътисад, идарә һәм хокук институты оештырды.
Семинар эшен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты җитәкчесе А.Н. Белов ачты. Ул мондый семинарларның тәҗрибә һәм дәүләт механизмында гамәлдә булган алдынгы идеяләр белән уртаклашу өчен мөһим булуын билгеләде.
2014 елның 12 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 081 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 239, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 083 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 512 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашында әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларны фатир белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ятим балаларның кайда торуына карап фатир белән тәэмин итү механизмы каралды.