ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

       Кичә, 2014 елның 11 март көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        хокук идарәсе җитәкчесе;

·        мөлкәт идарәсенең торак күчемсез мөлкәт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        җир ресурслары идарәсенең җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе;

·        кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә әйдәп баручы консультант.

       2014 елның 11 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәре класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә “ТР Президентының Эшләр идарәсе каршындагы Мәгълүмати-басма үзәге” дәүләт унитар предприятиесен хосусыйлаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Бу предприятие Татарстан Республикасының дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыруның 2014 ел планына кертелгән.


        11.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  ТР Транспорт һәм  юл хуҗалыгы министрлыгы, тарифлар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты һәм Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә Түбән Кама шәһәрендәге трамвай юлларын төзекләндерү, хәрәкәт итүче составны яңарту һәм Көньяк урамы буенча трамвай челтәре үсеше перспективалары максатыннан чаралар табу сораулары көн тәртибендә каралды. 


11
март, 2014 ел
сишәмбе

       Бүген, 11.03.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында  үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның ике аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның февраль аена республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 64 миллион 240 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 15,69 % ка үтәлде. 

       06.03.2014 республика милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектәге күчемсез милекне республика милкенә кабул итү комиссиясе утырышы узды. Комиссия утырышында Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары катнашында күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру турындагы муниципаль берәмлекләрнең 8 тәкъдиме һәм Азнакай районнының күчемсез милеген республика милкенә  кабул итү турындагы 1 тәкъдиме каралды.


        6 март көнне ТР Сәүдә-сәнәгать Палатасында түгәрәк өстәл артында мәгариф программаларын аккредитацияләү семинары узды.

        “Мәгариф турында” Федераль законның яңа редакциясе буенча өстәмә мәгариф программаларын дәүләт аккредитацияләве бетерелде һәм профессиональ-иҗтимагый аккредитацияләве кертелде.

7
март, 2014 ел
җомга

       Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Бердәм дәүләт мәгълүмати «ГЛОНАСС+112» системасы нигезендә Татарстан Республикасындагы транспорт чараларын мониторингының бердәм системасы турындагы нигезләмәсен раслау турындагы”карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минситрлыгы, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә транспорт чараларына GPS-трекерлар урнаштыру турында карар кабул ителде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрелекләрен арендалау килешмәләре төзүче җир кишәрлекләрен арендалаучылар 01.01.2014 аренад түләүләрен түбәндәге реквизитлар буенча түләү мөһим:

ИНН 1655043430                                                                                                                                                                  
КПП 165501001
УФК МФ РФ по РТ (Минземимущество РТ)
Расчетный счет № 40101810800000010001 в ГРКЦ НБ Республики Татарстан Банка России
БИК 049205001
Код бюджетной классификации 720 111 0502202 0000 120.

        Агымдагы атна дәвамында “Республика мөлкәт казнасы” Дәүләт бюджет учреждениесе заказ буенча 2 аукцион үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International