ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга

      2014 елның 05 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 24 969 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 199, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 074 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 508 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.



6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы сезне Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлый!

       5 март көнне Меңъеллык мәйданында Кырым Автоном Республикасын, аның күпмилләтле халкын яклау – Россия һәм Украина халкы арасындагы дуслыкны саклау өчен митинг үткәрелде. Митингны “Россия ветераннар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм “Ватан берлеге” төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештырды.



5
март, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге тәҗрибәсе буенча Татарстан Республикасында «Халык инвентаризациясе» акциясе үткәрү башланды.

       Бу акция – халык ярдәме белән хуҗасыз, ташландык хәлдә яткан, яки тиешле итеп кулланылмый торган җир кишәрлекләре һәм биналарны табу һәм аларны хуҗалык кулланылышына кертү максаты белән үткәрелә. Акция 01.05.2014 кадәр дәвам ителә.


4
март, 2014 ел
сишәмбе

       03.12.2012 №244-ФЗ “Россия Федерациясенең Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законның 11 мәддәсенең 3 бүлеге, 1 мәддәсенең 9 блегендәге 6 пуктлары билгеләгән положениеләр нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан шәһәр округы чикләрендә булган дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен арендага бирүдән кергән табыш тулысы белән шәһәр округлары бюджетына керәчәк.

       Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җиргә хокукларны теркәүне һәм дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү бүлеге башлыгы Артур Галиев законсыз читләштерелгән җирләрне муниципаль милеккә кайтару буенча башкарылган эш турындагы мәгълүмат һәм хисапларны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына үз вакытында тапшыру үтенече белән муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнарның юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинары чыгыш ясады. 
       Укыту семинары “Физик затлар милкенә җир кишәрлекләрен рәсмиләштергәндә хуҗалык саен кенәгәләр һәм алардан өземтәләр алып бару” темасына 2014 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан барлык республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды. 

3
март, 2014 ел
дүшәмбе

       Язның беренче көнендә ел сан дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Спартакиадасы сезоны ачылды.

       01.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Татарстан Республикасының Инвестицион советы утырышында “Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыруда концессия килешүләре механизмын куллану тәҗрибәсе турында” доклады белән чыгыш ясады. Инвестицион совет утырышын ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды.

      Азат Хамаев чыгышында, дәүләт-хосусый партнерлыкны куллану мөмкинлеге киң, ләкин аның зәгыйфь үсеше сәбәбенең тиешле дәрәҗәдә хокукый  җирлеге булмавыннан, дип азсызыклады. Дәүләт-хокукый партнерлык турындагы федераль закон кабул итү дәүләт-хосусый партнерлыкны аңлау һәм куллану механизмын бердәм формалаштыруга мөмкинлек бирәчәк. 


28
февраль, 2014 ел
җомга

       Агымдагы атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагына караган «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан 69 транспорт чарасы бирелеп торган, шул исәптән ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгына – 57 транспорт чарасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына – йөртүчеләре белән 12 экипаж бирелгән.


       27.02.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 19 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 4 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International