2014 елның 28 февралендә “ТР Бәяләүчеләр союзы” КП еллык җыелышын 20 мартта үткәрү турында карар кабул ителде.
Утырыш катнашчылары тарафыннан Идарәчелек әгъзалары составын тагын да тәҗрибәлерәк бәяләүчеләр белән тулылыандыру турында тәкъдим кертелде. 2014 елга финанс планы проекты расланды. Чыгымнарның күп өлешен хокукый эшне активлаштыруга юнәлтергә, бәяләү базарындагы кагыйдә бозуларны киметү һәм эшен яхшы башкаручы бәяләүчеләр мәнфәгатьләрен тәэмин итү мөһимлеге билгеләнелде.
27.02.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең үзара хезмәттәшлеге турында килешү төзү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бу чарада ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, ТР Президентының коррупциягә каршы политика сораулары буенча идарә, “ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре һәм республиканың Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Идарәләре һәм Палаталары җитәкчеләре катнаштылар.
2014 елның 26 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 24 994 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 199, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 074 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 505 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков йөләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” Дәүләт бюджет учреждениесе республика милкендә булган Икмәк заводы урамындагы 3 нче һәм 6 нчы йорт адресында урнашкан тулай торакларны Казан шәһәренең муниципаль милкенә тапшырды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, Президент Аппаратының, Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының, министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Район Советы депутатлары белән берлектә әлеге рәсми чарага районның хокук саклау органнары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылган иде.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул муниципаль районның 2013 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, 2014 елга бурычларга тукталды.
Агымдагы атна дәвамында “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Казан шәһәрендәге җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләренә булган 95 килешмәгә дәүләт теркәве үткәрелгән.
Учреждение тарафыннан шулай ук дәүләт милкеннән тиеше максатта куллануны карау максатыннан Лаеш, Биектау районнарында һәм Казан шәһәрендә урнашкан 6 дәүләт объектына тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кагыйдә бозулар ачыкланмады.
2014 елның 20 ферале көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей демидов җитәкчелегендә “Смарт Сити Казан” проектын тормышка ашыру сораулары буенча кидәшмә үткәрелде.
Бу сорау буенча фикер алышу өчен Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, “татарстан Республикасы үсеше корпорациясе”, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы, “Җир” республика кадастры үзәге ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ вәкилләре чакырылган иде.
2014 елның 19 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 24 709 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 118, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 034 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 387 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү эше йөкләнелгән иде. 2014 елда да Татарстан Республикасының бу турыда 12.01.2013 кабул ителгән № 8 Законын томышка ашыру эше дәвам итә.
18 февраль көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районының Столбище авылы җирлегендә технопарк булдыру өчен җир кишәрлеге формалаштыру сораулары буенча киңәшмә узды.